Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башландыТатарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстанда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды. Ул 2007 елдан алып яңа уку елы алдыннан үткәрелә - 1 сыйныфка керүчеләргә букчалар бүләк ителә.

Бүген Югары Ослан районының Макулово урта мәктәбендә, шулай ук Яшел Үзәннең Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп портфельләре тапшырылды.

Шулай ук Казанның Мәскәү районы Ф. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә мәктәп букчаларын Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов тапшырды.

"Ата-аналар өчен катлаулы чор, чөнки баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк. Ай дәвамында аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балаларга 9484 букча тапшырылачак. Быел Казанда 13,6 мең укучы беренче сыйныфка керә, шуларның 3,5 меңе - Киров һәм Мәскәү районнарында", - дип билгеләп үтте Сергей Миронов.

Ләйлә Фазлыева балаларга мөрәҗәгатендә: "Без сезнең акыллы, сәламәт һәм көчле булуыгызны телибез. Ә авыр вакытларда без өлкәннәр сезнең янәшәгездә", - диде.

"Берничә атнадан Белем көне дә килеп җитә. Сез мәктәптә яңа дуслар табачаксыз. Сезнең букчагыз беркайчан да авыр булып тоелмаячак, чөнки дәреслекләрдән белем аласыз, ә ул кешегә ныклы адымнар ясарга ярдәм итә", - диде балаларга Сергей Черепанов.

Булачак укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен концерт программасы әзерләнгән иде.


"Татар-информ" МА материаллары буенча
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International