Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында булачак. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов районнарда уңыш җыю барышын тикшерәчәк, авыл җирлекләре башлыклары һәм уракта катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләре белән очрашачак.
Моннан тыш, Президент социаль объектларда булачак.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»).