34 еллык бай тәҗрибәсе булган Валерий Храмов быелгы урып- җыю чорында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне, үзенә тапшырылган техникадан максималь файдаланганы һәм эшне сыйфатлы үтәгәне өчен район җитәкчелеге тәкъдиме белән район газетасы битендә оештырылган “Мактау тактасына” кертелде.
Ул “Ак Барс- Чүпрәле” агрофирмасында үзе идарә иткән “Нью- Холланд” маркалы комбайн белән район буенча иң күп ашлык суктырып җиңү яулады.
Рәшит Фатхуллов