Татарстанда урып- җыю эшләренең барышы турында

2016 елның 29 июле, җомга

Республика буенча 302,8 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларның уңышы җыеп алынды (үткән ел 97,3 мең гектар иде).

Бу планда каралган барлык мәйданнарның 20 проценты. Һәр гектардан уртача 31,3 центнер уңыш алынды, тулаем 948,1 мең тонна ашлык суктырылды. Аерым культуралар күрсәткечләр түбәндәгечә буенча:
- уҗым бодае 179,1 мең гектарда суктырылды (чәчелгән барлык мәйданның 54 %), һәр гектардан уртача 33,7 центнер уңыш чыга (2015 елда - 22,4 центнер иде), тулаем 603,0 мең тонна ашлык тупланды.
- 96 мең гектар мәйданда суктырылган арышның һәр гектарыннан алынган уңыш уртача 28,4 центнерны тәшкил итте (2015 елда - 22, 6 центнер иде). Бу культураның тулаем җыемы 272,6 мең тонна булды.
- борчак чәчелгән басуларның 27 процентында, ягъни 14, 8 мең гектар мәйданда урып - җыю үткәрелде, һәр гектардан уртача 19,8 центнер уңыш алына (үткән ел 14,9 центнер иде), тулаем 29,3 мең тонна ашлык суктырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International