Матурлык, гүзәллек яраткан кешенең каралты-курасы, бакчасы әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Ә инде хуҗаларга бу хистән тыш сәләт тә бирелгән булса, юкны бар итеп, ул әлеге матурлыкны тагын да арттыра.
Газетабызның алдагы саннарының берсендә без район ветераннары арасында “Чүпрәле өлкәннәре арасында иң гүзәл бакча кемдә?” дип исемләнгән бәйге игълан ителүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге бәйге район эчке эшләр бүлеге һәм район ветераннары советлары белән берлектә әзерләнгән һәм игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Фариз Шакиров һәм район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җитәкчелегендәге комиссия өлкәннәрнең яннарына барып, бакчаларын карады. Комиссия беренче көнне Иске Чүпрәле авылы җирлегендә яшәүче Фирдәүсә һәм Рәфикъ Яфизовларның, Роза Нәсыйбуллинаның, Чәчәк һәм Ильмир Кәлимуллиннарның, Гөлшат һәм Ирфан Вәлиуллиннарның бакчаларында булды. Бәйге шартлары буенча өлкәннәребезнең бакчалары өч номинация: “Чәчәк бакчасы”, “Яшелчә бакчасы”, “Җиләк-җимеш бакчасы” номинацияләре буенча көч сынашты.
Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучы өлкәннәребезнең бакчаларына тиңнәр юк. Бакчада һәр нәрсә, чәчәк булсынмы ул, яшелчәме яисә җиләк-җимешме, үз урынын тапкан, зәвыкъ белән утыртылган һәм бизәлгән. Мәсәлән, Фирдәүсә һәм Рәфикъ Яфизовларның йортларына килеп керүгә үк татар мохиты каршы ала, чәчәкләр эченә агачтан умарта оясы, җил тегермәне, пар аккошлар ясап куелган. Бакчаларында әллә ничә төрле чәчәк, җиләк-җимеш куаклары, яшелчә үсеп утыра, бакча җиләге виктория җәй буе чәчәктә, җимеш биреп утыра. Роза Нәсыйбуллинаның бакчасындагы муллыкка исә хәйран калырлык, җиләк-җимеш, кыяр-помидор һәм башка җимеш-яшелчәләре район халкын туендырырга җитәрлек дисәм дә ялгышмам. Алманың, грушаның гына да әллә ничә төре үсә. Ә менә Чәчәк һәм Ильмир Кәлимуллиннарның бакчаларындагы зәвыкка, чисталыкка, пөхтәлеккә, һәр нәрсәнең үз урынында булуына күп кенә яшьләрең көнләшерлек. Гөлшат һәм Ирфан Вәлиуллиннарың бакчаларының зәвыкълыгы күп кенә райондашларны кызыктырадыр. Биредә 60ка якын чәчәк сорты урын алган, алманың төрле сортлары, виноград үсә, помидорлар сабагында кызарып пешеп утыра.
Икенче көнне исә район ветераннар советы әгъзасы Рөстәм Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия Шланга авылында Имам Шәмиев, Сиринә һәм Шәфикъ Низамовлар, Матак авылында Мария Сарафанова, Раиса Лысова, Мунчәли авылында Фирдәүсә һәм Ирфан Моратовлар, Хазинә һәм Фиркать Тазетдиновлар, Флера һәм Рифкать Аббазовлар, Рокыя һәм Ирфан Хәйретдиновлар, Иске Чүпрәле авылында Елена һәм Николай Рафиковлар бакчаларын карадылар.
Өлкәннәребездән шуның кадәр зур участокта ничек эшләп өлгерүләре турында сорашкач та, алар һәркайсы елмаеп, “теләк булганда һәр нәрсәгә җитешеп була, эше күп булса да, экологик яктан чиста продукция җитештерүебез күңелгә дәрт өсти, бар нәрсәдән менә дигән ял итү урыны да бит әле ул бакча”, диделәр.
Римма Мәүлетова