Чүпрәле кырларында иген шавы

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Төшерәбез Исегезгә, быел районыбыз басуларында 39222 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культуралар үстерелде. Яз җәй һәм айларында явым - төшем чагыштырмача җитәрлек үк дәрәҗәдә булмаса да, ашлык уңышы мул күренә. Моны игенчелектә югары технологияне дөрес куллану механизаторларның һәм үз вазыйфаларына җаваплы карашлары нәтиҗәсендә ирешелде дип аңларга кирәк.

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урак эшләренә шактый ук тоткарлык ясады. Җайлы гына башланган урып - җыюның туктап калуы күбесе механизаторлар күңелен борчуга да салды, әлбәттә. Берничә көн дә эчендә генә комбайнчылар 2600 гектардан артык мәйдандагы ашлыкны суктырып алырга өлгерде. “Цильна” , “ТрансПорт” һәм “Шәйморза” җәмгыятьләре, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Городище, Яңа Иске Чокалы һәм Кәкерле филиаллары, “И Мәхмутов.” күмәк фермер хуҗалыгы уракның беренче көннәреннән үк яхшы старт алдылар. Әлегә район буенча суктырылган 76000 центнердан артык ашлык алар хисабында. Һәр гектардан уртача уңыш 30 центнер чамасы чыга. “Җ. Гафуров” фермер хуҗалыгында ул күрсәткеч 50 центнерны тәшкил итә. “Цильна” һәм “Шәйморза” җәмгыятьләрендә дә һәр гектардан уртача 35 центнердан артыграк ашлык суктыралар. Кече Чынлы игенчеләре 63 гектардагы борчакны теземнәргә салдылар. Комбайнчылар арасында да ярыш киң колач алды, беренче мең центнер бөртек суктыручылар да ачыкланды. “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының тәҗрибәле игенчесе Валерий Храмов “Нью - Холланд” комбайны белән 3700 центнердан артык ашлык суктырып ындыр табагына озатты.

Аның хезмәттәшләре Петр Архипов, Александр Юркин, Фәрит һәм өч Яфизов Владимир Квасов та мең чиген уздылар. “Шәйморза” хуҗалыгында “ДОН - 1500” маркалы комбайнны идарә итүче Рифкать Хәлиуллин, “Акрос” комбайны механизаторы (“Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасы) Петр Маняков, “Клаас - Мега” кыр корабы белән эшләүче Илгиз Миначев (“Цильна” җәмгыяте), “Тукано” маркалы комбайннарда хезмәт куючы Рәфик Шәйдуллов белән Илдус Җәмдиханов (“Цильна” игенчеләре) алдынгы урыннарда баралар. Һәр уракның үз үзенчәлекләре була. Нинди генә кыенлыкларга да карамастан, механизатор аларны җиңеп чыгу өчен үзендә көч һәм түземлелек тупларга тиеш. Әлбәттә, өлкәнрәк яшьтәге тәҗрибәле игенчеләр теләсә нинди авырлыкларга да чыдамрак булалар. Мондый чакта яшьләргә акыллы киңәше һәм аларның практик ярдәме бик мөһим. –Икмәк язмышы хәл ителгәндә бөтен мөмкинлекләр эшкә җигелергә тиеш.

Начар түгел Комбайннарыбыз, моңа без кырга чыгар алдыннан үткәрелгән тикшерүләрдә тагын бер кат инандык. Урып - җыю эшләрен кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу – хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, механизаторлары һәм әлеге кампаниедә катнашучы барлык хезмәтчәннәрдән зур оешканлык сорый. Хуҗалыкларга узган елларда сынап каралган эш тәҗрибәсен быел да куллану комачау итмәстер. Комбайнчылар эшен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итәр өчен барлык мөмкинлекләрне тулырак итеп файдаланырга кирәк. Монда матди кызыксындыру чаралары, ике сменалы эшне оештыру итеп, үзара ярдәмләшүне күздә тотып әйтүем”,- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International