Авыл кешесен шатландыра торган бер вакыт инде ул урып-җыю чоры. Ындыр табакларына ашлык кайту, яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп килүе күңелгә бер хозурлык бирә. Быелгы ел, игенчелек өлкәсендә бераз уңышлырак булырга да охшап тора.
Моңа шушы көннәрдә генә “Ак Барс” холдинг җитәкчесе Иван Егоров та басым ясады. “Алты ел дәвамында бу якларда җиргә биргән кадәресен дә ала алмадык, быел, ниһаять, өмет бераз бар төсле”, ул диде, Чүпрәле районы территориясендәге агрофирмалар эше белән танышканда. “Тик Чүпрәле җирләре өчен бер гектардан 30 центнер күләмендәге ашлык бик аз. Бу җирләр кимендә 50 центнер уңыш бирергә сәләтле”,-дип тә өстәде.
Район башлыгы Александр Шадриков та шундый уңыш алу өчен бөтен чаралар күрелүе хакында әйтте. Әмма, һәр нәрсә кешедән генә тормый шул.
Иван Егоров хезмәт хаклары түләү белән дә кызыксынды, бурычлы булып яшәмәскә кирәклеген әйтте. Чиратларында Үз, урыннардагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәчәкләренә ышандырды.
Кунакны каршы алып, соң тыңлаганнан, кайтышлый ындыр табагына да сугылдык. Яшь көчләр икән Городищеда күп. Һәм әйтергә кирәк, инде сыналган кадрлар. Агрофирмада башка хезмәтләр белән Кышлыгын мәшгуль булсалар, урып-җыю чорында ындыр табагына чакыртып алалар икән үзләрен. Буларак та Машинистлар, орлыкларның ничек сакланырга тиешлеге ягыннан да тәҗрибәләре бар, чөнки.
Александр Петров та озак еллардан бирле ындыр табагы мөдире булып эшлим, ди. Болар барысы да авыл тормышын иткәннәр һәм үз авылда яшәү күпкә рәхәтрәк, торган кешеләр дия. Марина Петрянкиналар, мәсәлән, гаиләсе белән Ульян каласыннан күченеп кайтканнар.
–Ике сыер асрыйбыз. Ындыр тутырып бәрәңге утыртабыз, мал-туар карыйбыз,-ди Марина. –Бер дә эштән иренмибез. Сатып Өй алдык. Шәһәргә китәр идеңме, дисәләр, инде анда яшәп караган буларак кеше, һич юк, дип әйтер идем,-ди ул. –Хезмәт хакларын да биреп торалар. Дөрес, вакыты системалы һәм күбрәк булса иде дигән теләк туа ул хезмәт хакларын алганда. Алай булса да, авыл тормышы җанга якын.