Министр Максим Топилин: "Хезмәт хакының артуы күзәтелә"

2016 елның 22 июле, җомга

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Росстатның беренче яртыеллыктагы социаль-икътисади үсеш турында әзерләгән нәтиҗәләренә аңлатма бирде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы айларда позитив тенденция – хезмәт хакының артуы күзәтелә. Росстат мәгълүматлары буенча, майда хезмәт хакы апрельгә карата 1 процентка, июньдә майга караганда 1,4 процентка арткан.Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 2015 елның шушы периоды белән тигезләште. Былтыр вәзгыять күпкә начаррак иде – реаль хезмәт хакы 2014 нче елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 8,8 процентка кимеде. Бу предприятиеләрнең “хезмәт хакы” кризисыннан чыгып, эшчеләрне материаль кызыксындыру өчен мөмкинлек табулары турында сөйли”, - ди Максим Топилин.

Росстат Россиядәге уртача номиналь (ягъни, түләнгән салымнарны да кертеп саналган) хезмәт хакының 38,59 мең сумга җитүе хакында хәбәр итә. Бу – соңгы ярты еллыктагы иң зур сан. Шул ук вакытта россиялеләрнең кулланылыштагы реаль табышлары (ягъни, барлык түләүләрне башкарганнан һәм кирәк-яракка тотканнан соң кулда калучы һәм җыелып барырга мөмкин сумма) кими бара. 2016 елда бу сумма 4,8 процентка кимеде.

Июль башында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт хакларын һәм пенсияләрне бүгенге шартларда кисәк арттырырга мөмкинлек юклыгын һәм бу хакта ачыктан-ачык әйтергә кирәклекне белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International