Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә

2016 елның 22 июле, җомга

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе киңрәк колач җәя бара.
 
Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ шундыйлар менә, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде.

Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан. Барлыгы 5 360 150 сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Төшерәбез Исегезгә: акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк сувенирлар һәм алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы 2013 елдан бирле белән уздырыла. Быел аңа 25 майда старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International