Рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен өстәмә вакыт билгеләнгән

2016 елның 22 июле, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләренә бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) өстәмә вакытта тапшыруны оештыруны сорап, хат юллаган. Сентябрь аенда рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математкиа буенча БДИ һәм ДЧИ үткәреләчәк, дип хәбәр итә ведомство.

Әйтик, рус теле буенча имтиханнар 5 сентябрь көнне узачак. Ә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм математика буенча ДЧИ – 8 сентябрьдә.

Федераль ведомство узганча аныклап, әлеге көннәрдә имтиханнарны 11нче сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаганнар яки бер ике мәҗбүри буенча һәм фән “икеле” алган укучылар тапшыра ала.

Шул ук вакытта мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаган һәм урта белем турындагы аттестатны быел алып, әлеге фәннәр буенча нәтиҗәләрне яхшыртырга теләүчеләр сентябрь аенда БДИга кертелми.

8-22 августта Россия субъектлары мәгариф идарәләре органнары билгеләгән оешмаларга имтихан тапшыру өчен гаризалар бирергә була. Ведомство узганча аныклап, һәр төбәктә бердән алып өчкә кадәр имтихан үткәрү пункты билгеләнәчәк. Эшләр имтиханнардан соң өч көн дәвамында бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International