Мәктәп укучыларының уку елы ахырына якынлаша. Гадәттәгечә, соңгы кыңгырау 25 майда чыңлаячак.
Быел район буенча 11 сыйныфны 129, ә 9 сыйныфны 313 укучы тәмамлаячак.
Чыгарылышлыларның алда иң җаваплы чоры–имтиханнар тапшыру вакыты. 9 сыйныфлар өчен ул–26 майда, ә 11нчеләр өчен 27 майда башланачак.