ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова бүген профсоюз оешмаларының Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм республика Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуында муниципаль берәмлек башларын бәяләү критерийлары арасына соры хезмәт базарына каршы көрәш күрсәткечен кертергә тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда соры хезмәт базарына каршы көрәш бик акрын бара. Профсоюз оешмалары күп санлы мөрәҗәгатьләр ала. Соры хезмәт базарында эшләүче гражданнарның отпусклар, больничный, социаль тәэминат белән бәйле мәсьәләләр буенча да гарантияләр булмауга зарлана.
"Бүген формаль булмаган мәшгульлек - социаль куркыныч зонасы", - дип ассызыклады Татьяна Водопьянова.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Максим Кирилов).