Җиңү көненә Чүпрәледә бәйрәм чаралары

2016 елның 7 мае, шимбә

7 май – Сабантуй мәйданында Марат Сәлахов истәлегенә футбол ярышлары. Башлана  10.00 сәгатьтә.

8 Май– Матак урта мәктәбенең спорт залында Советлар Союзы Герое С.Уганин истәлегенә  көрәш турниры. Башлана 11.00 сәгатьтә.

8 май – Түбән Чәке урта мәктәбенең спорт залында бадминтон буенча турнир.  Башлана 12.00 сәгатьтә.

9 май- район үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган чара. Программада: “Үлемсез полк“–сугышта катнашкан, һәлак булган каһарманнарның фотосурәтләрен мәйданга чыгару; ретро-автомобильләр парады; мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салу; мәктәп укучылары маршы; концерт; “Кыр ашханәсе“нең нигъмәтләреннән авыз итү. Башлана 9.00 сәгатьтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International