Урман хуҗалыгы министры: Акча булса, яр буйларын ныгытачакбыз

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителгәнлектән, тиешле финанслау булган очракта, Татарстан урманчылары Идел, Чулман, Нократ, Зөя елгалары ярларын ныгытачак. Аерым алганда, яр буйларына агачлар утыртачаклар.

Министрлыкның былтыргы эшчәнлегенә йомгак ясалган коллегиядә, Парк һәм скверлар елы дәвамында яшел агач зоналарны һәм куаклар белән баетуда Татарстанның урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең өлеше зур булганлыгын ассызыкладылар. Ник дигәндә, парк-скверларга утыртылган агачларның күбесе үзебездә үстерелгән.

Иң зур уңыш – урманнарда янгын булдырмау

Республика урманчыларының төп уңышын да әйтеп китми булмый, әлбәттә. 2011 елдан башлап, биш ел буена Татарстан урманнарында янгыннар чыгуга юл куелмаган. Гәрчә, былтыр янгын куркынычы 2,7 баллны тәшкил итеп, янгын ихтималы 180 дәвам итсә көн дә.

- Бу – урманчыларыбызның үз эшләрен җиренә җиткереп эшләү нәтиҗәсе. Әйтергә кирәк, республикада 13 янгынга каршы куркынычсызлык пункты, 150 янгын сүндерү мобиль төркеме оештырылды, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров.

Республиканың Түбән Кама, Алабуга территорияләрендәге урманнар башка районнардагыларга караганда, агрессиягә ешрак дучар була. Шул сәбәпле, министр ул зонада янгын куркынычсызлыгы станциясен булдыруны тәкъдим итте.

Алмас Нәзиров шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендә Совет системасына кайтырга кирклеген дә белдерде. Ул вакытта бу төр хуҗалыклар үзләре акча эшләп, киләчәк көннәрен дә үзләре кайгыртачак, бюджеттан акча сорарга да туры килмәячәк, дип әйтте министр. Бу сүзләрне Татарстан урманчыларының барысы да хуплады.

Законсыз рәвештә төзелгән биналар белән көрәшергә!

Урманнарда законсыз рәвештә булдырылган биналар – урманчылар алдында торган иң катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Мәсәлән, 2015 елда гына да мондый эшләр буенча 73 суд карары чыккан. Алар арасында урман территорияләрендә 4 йорт, койма белән әйләндереп алынган 34 биләмә, 32 башка төрле объект булган.

- Безнең гомуми бер проблемабыз бар. Ул да булса – урман фонды җирләре буенча кадастр хисабы булмау. Бу гына бер эшне елда эшләп булмый. Ләкин аны даими рәвештә әкренләп башкарырга кирәк. Бу – үзлектән урман фонды җирләрен тартып алу, ирекле рәвештә кисү урман, урман биләмәләрендә шәхси йортлар төзүне чикләр иде, – дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Татарстан Президенты тарафыннан законсыз рәвештә урман территорияләрендә төзелеш башкаручылар белән көрәш игълан итү бурычы куелган. Бу эшне Татарстан Хакимияте, республиканың Урман хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары башкарачак. “Урманда бернинди дә коймалар, киртәләр булырга тиеш түгел”, – дип ассызыклады Премьер-министр.

Җирле проблемалар да игътибар таләп итә

Гомуми проблемаларга гына игътибар биреп, җирле мәсьәләләрне дә онытмаска кирәк. Республиканың аерым районнарында да аларның үзләренә генә хас проблемалар шактый. Мәсәлән, Чүпрәле районында урманнар бары тик 3 процент территорияне генә били. Әгәр монда ел саен 50 гектар урман утыртылса, 5 ел эчендә урманлык 4 процентка артып, 10 ел эчендә 10 процентка җитәр иде.

Чүпрәле, Тәтеш, Буа Буа районнары урман хуҗалыгына карый. Бу якларда урман хуҗалыгы биналары да бик иске хәлдә икән. Буа урман хуҗалыгы җитәкчесе Гатауллин Илнар әйтүенчә, аларның заман таләпләренә туры килмәвен әйтеп тә торасы юк. Шуңа төрле делегацияләр бу хуҗалыкка килгәндә, буалылар бу биналар буенча экскурсия үткәрергә читенсенәләр икән. Ремонт өчен бюджеттан акча таләп ителә.

Татарстан – кабаттан беренче!

Икътисади вәзгыятьнең бик үк яхшы булмавын исәпкә алсак, быел да урман хуҗалыгы өлкәсен финанслау системасы былтыргыдан артык булмаячагын истә тотарга кирәк.

- Шулай да республикада урман хуҗалыгы өлкәсендә финанслау былтыргы дәрәҗәдә сакланган. Минем уйлавымча, бу Россиянең урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчелегенең республиканың шушы өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешүенә дә бәйле. Республикада проблемалар булса да, Татарстан Россия төбәкләре арасында иң беренче урыннарны били, – дип саный Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

http://intertat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International