2015 ел дәвамында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан медиаресурслары рейтингындә әйдәп барган. Бу хакта Республика матбугат һәм Бүген массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматына караганда, узган ел республикада интернет-кулланучыларның аудиториясе 3,5 млн кешедән арткан. Аларның 53 проценты челтәргә көн саен кергән.
"ОКТЯБРЯТА мәгълүматлары буенча, контент булдыру буенча "Татмедиа" АҖның тәүлегенә 100 меңнән артык кеше кергән сайтлары лидер санала. Керүчеләр саны буенча алардан эзләү системалары, социаль челтәрләр, популяр онлайн-кибетләр һәм белдерүләр" сайтлары гына алда", - дип билгеләп үтте А.Зарипов.
"Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча, узган ел дәвамында Татарстан медиаресурслар Топында «Татар-информ» агентлыгы, «Бизнес-онлайн», Sntat, «KazanFirst», «ProKazan» электрон газеталары, «Эфир» телеканалы, «Вечерняя Казань», «Коммерсантъ – Волга-Урал» газеталары, районнар һәм шәһәрләрдән «Челнинские известия» һәм «НТР» телеканалы сайтлары булды", - дип ассызыклады агентлык җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, 2014 ел белән чагыштырганда, Татарстанның кайбер интернет-басмаларының аудиториясе арткан.
А.Зарипов ММЧның социаль челтәрләрдә булуына игътибарны юнәлтеп, түбәндәге белешмә китерде: былтыр соцчелтәрләрдә (Facebook, «ВКонтакте», Instagram) "Татмедиа" АҖнең барлык басмалары төркемнәренә язылучылар 326 мең кеше тәшкил иткән.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина).