Кече Чынлы урта мәктәбе муниципаль базасында Чүпрәле мәгариф бүлеге тарафыннан район күләмендә Зәки Нури исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте.
Менә инде ике ел рәттән Тәскирә Рауфовна Ибраһимова җитәкчелегендәге Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән тирән эчтәлекле кичә белән башланып китә ул. Быелгысы исә Зәки Нури Рушания Арсланованың һәм тормыш юлы, иҗатына багышланды. Кичәдә әлеге якташ язучыларның әсәрләре сәхнәләштерелде, шигырьләре укылды, җырлары яңгырады. Әдәби-музыкаль кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Җ.Халитова алып барды.
Конференциядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, беренче номерлы Иске Чүпрәле, Кече Чынлы, Матак, икенче номерлы Чүпрәле Иске, Иске Кәкерле, Марс, Зур Чынлы, Иске Чокалы, Алёшкин-Саплык, Иске Шәйморза урта мәктәпләре төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Яңа Уби укучылары, чакырылган кунаклардан – З.Нури премиясе лауреаты, КФУның тарих факультеты студенты Гүзәл Таҗетдинова катнашты.
Икенче турга үткән укучыларның чыгышлары “З.Нури иҗатында туган як темасы”, “Якташ язучылар иҗатында табигать темасы”, “Рушания Арсланова иҗатында туган як темасы”, “З. Нури премиясе лауреатлары” исемле дүрт төрле юнәлеш буенча тыңланды. Беренче номерлы урта Иске Чүпрәле мәктәбенең 10 “А” сыйныфы укучысы Фәхретдинова Эльвина (җитәкчесе: М.А.Таҗетдинова) “Зәки Нури премиясе лауреаты Иршат Заирович Закиров – күпкырлы талант иясе”, 10 “Б” сыйныфы укучысы Әхсәнова Динә (җитәкчеләре: А.Р.Яфизова, Э.Ә.Җәлалова) “З. Нуриның “Яңа сукмаклар” җыентыгында туган як темасын яктыртучы метафоралар”, Кече Чынлы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Залалдинов Раил (җитәкчесе: Э.Ә.Низамова) “Кече Чынлының җырчы шагыйрәсе – Рушания Арсланова”, Матак урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Хәлимова Рәмзия (җитәкчесе: С.А.Хәлилова) “Якташ шагыйребез Рәмис Аймәт иҗаты” темасына башкарылган фәнни-эзләнү эшләрен бик уңышлы яклап, беренче урынга лаек булдылар. Әлеге укучылар теманы тулы һәм төгәл итеп, тиешле мисаллар белән дәлилләп, югары сәнгати дәрәҗәдә сөйләп ачып бирә белделәр. Презентацияләре фактик һәм эстетик яктан камил эшләнгән иде. Беренче, икенче, өченче урынга лаек булган укучылар Чүпрәле муниципаль районы мәгариф бүлегенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Резидә Рауфовна Мөдәррисова конференцияне оештырды һәм пленар утырышны җитәкләде, җиңүчеләрне бүләкләде, үткән елгы фәнни-эзләнү эшләрен туплап, үзе белән төзегән җыентык таныштырды. ТР Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Ю.С.Мутин редакторлыгындагы, “Зәки Нури – фронтовик шагыйрь” (Зәки Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары. – Иске Чүпрәле, 2015. – 54 б.) исемле әлеге методик кулланма конференциядә катнашучылар бүләк өчен бик зур булды. Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңае белән чыгарылган әлеге җыентыкның редколлегиясе: укыту-методик эшләре мәгариф бүлеге буенча җитәкчесе урынбасары С.В.Антипова, тәрбия эшләре мәгариф бүлеге буенча җитәкчесе урынбасары Р.Ф.Низамова, Кече Чынлы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Т.Р. Ибраһимова. “Биредәге фәнни-эзләнү нәтиҗәләре тарих, әдәбият дәресләрендә туган як турындагы әсәрләрне үткәндә; сәнгать дәресендә, һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан үткәрелгән класстан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләрдә файдалану өчен кулланма материал булып хезмәт итә ала. Быелгы эзләнү эшләрен дә шулай бастырып чыгару күздә тотыла,” – диде Резидә Рауфовна, киләчәккә уңышлар теләде.
Булачак тарихчы Гүзәл Таҗетдинова, үзе дә зур иҗади уңышларга ирешкән, күп кенә фәнни конференцияләрдә катнашкан шәхес буларак, әлеге фәнни-гамәли конференциядән бик канәгать калды: “Туган төбәгемдә икенче ел рәттән республика күләмендәге бәйгеләргә тиң зур чара үткәрелеп килүе, укучыларның җирле тарихыбыз, күренекле якташларыбыз турында белергә омтылулары миндә горурлану, шатлану хисе тудырды,” – диде ул, чараны оештыручы һәм анда катнашучы һәркемгә рәхмәтен белдерде.
М.А.Таҗетдинова, 1 номерлы урта Иске Чүпрәле мәктәбенең әдәбият һәм тел укытучысы, җюри члены