Наркотикларга каршы көрәш: халык ярдәмгә ашыга

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе вәкилләре республикада игълан ителгән “Мәк” операциясенә нәтиҗәләр ясады. 16 ноябрьдә исә халык арасында зур популярлык казанган икенче бер чара - “Үлем белән кайда сатулары турында хәбәр ит” акциясе старт алды.

Татарстанда наркотикларга каршы көрәшнең бер генә минутка да тынганы юк. Җәй айларында хокук сакчылары, кагыйдә буларак, наркотик матдәле үсемлекләрне юкка чыгаруга аеруча зур игътибар бирә. Кагыйдә буларак, “Мәк” операциясе җәй башында ук игълан ителә һәм көзгә кадәр дәвам итә. Аның максаты – мәк һәм киндер үстерелә торган урыннарны ачыклау, бу эш белән шөгыльләнүче затларны кулга алу. Составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең кыргый шартларда күпләп үсә торган урыннарын ачыклап, аларны юкка чыгару – шулай ук аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала.

Мәк һәм киндер калмады

Әлеге чара Татарстанда наркотикларга каршы көрәштә зур роль уйный. Мәсәлән, 2014 ел нәтиҗәләрен генә алыйк. Узган ел “Мәк” операциясе барышында хокук сакчылары кыргый шартларда үсә торган, составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең 70 чыганагын юкка чыгарган. Аларның гомуми авырлыгы 25 тонна (!) тәшкил иткән. Законсыз әйләнештән 170 килограмм наркотик матдә алынганлыгы мәгълүм.

Күптән түгел республиканың наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе быелгы акциягә дә йомгак ясады. Ул тагын да нәтиҗәлерәк булган. Бактың исә, шушы вакыт эчендә хокук сакчылары 32 тоннадан артык наркотик матдәле үсемлекне юкка чыгаруга ирешкән икән. Әйләнештән исә әфьюнле үсемлекләрдән әзерләнгән 100 килограммга якын наркотик алынганлыгы мәгълүм. Аларның күбесе марихуана һәм мәктән әзерләнгән булган. “Шул ук вакытта бу чорда башка төр наркотик матдәләрне юк итү буенча да актив эшчәнлек алып барылды. Нәтиҗәдә, наркотикларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре 3800 дозалык героинны юкка чыгарды”, - дип хәбәр итәләр Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Җинаятьчеләргә килгәндә, бу чорда барлыгы 59 зат кулга алынган. Үсемлектән эшләнгән әфьюнне әзерләү һәм тарату белән бәйле 118 наркоҗинаять ачыкланган. “Хокук сакчылары кыргый киндер күпләп үсә торган 77 урынны ачыклауга иреште. Аларның гомуми мәйданы – 6 гектар тәшкил итте”, - дип белдерәләр җаваплы идарәчелектә.

Үлем белән кайда сәүдә итәләр?

Шушы көннәрдә республикада тагын бер мөһим чара - “Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!” акциясе башланып китте. Әлеге россиякүләм чарада Татарстан инде сигезенче ел рәттән катнаша. Хокук сакчыларының әлеге акциягә зур игътибар бирүе юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, чара “ак үлем”гә каршы көрәштә халык ярдәменең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күп тапкырлар исбатлады инде.

Мәсәлән, акциянең беренче этабы барышында халыктан барлыгы 314 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Наркоҗинаятьләрнең күбесе турында Казан, Чаллы һәм Түбән Камада гомер итүчеләр хәбәр иткән. Шалтыратучыларның 48 процентының киңәш сорап шалтыратканлыгы мәгълүм. Халыктан килеп ирешкән һәр өченче хәбәр дөрес булып чыга икән.

“Гомумән алганда, акция барышында Наркотикларга карыш көрәш идарәсе тарафыннан барлыгы 45 җинаять эше кузгатылды, 97 наркотик кулланучы административ җаваплылыкка тартылды. Законсыз әйләнештән 3 мең дозалык наркотик матдә алынды”, - дип белдерәләр Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә.

16-27 ноябрь көннәрендә татарстанлыларга наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүмат калдыру өчен тагын бер мөмкинлек тудырылды. Татарстанлылардан алынган һәр мәгълүмат тәфсилләп тикшереләчәк, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк, дип ышандыра белгечләр. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе - (843) 273-43-45;
Әлмәт – (8553) 45-26-94;
Бөгелмә – (85594) 4-22-50;
Алабуга – (85557) 3-97-70;
Яшел Үзән – (84371) 555-00;
Чаллы – (8552) 56-29-50;
Түбән Кама – (8555) 39-17-69.

Шул ук вакытта мәгълүмат интернет аша да кабул ителә. Сайт адресы: http://ufskn.tatar.ru.

Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International