Грант алу өчен конкурс игълан ителде

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

10 - ноябрь – 20 декабрь көннәрендә социаль мөһим проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын республика алу конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 10-30 ноябрьдә кабул ителә. Гаризалар бирү өчен адрес: 420044, Казан, Волгоград урамы, 47 нче йорт. Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 557-21-47, 557-20-20, 557-21-91.
 
Конкурста бәйге игълан иткән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк булмаган эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Алар сәяси партия һәм хәрәкәт, профессиональ берләшмәләр, дәүләт һәм муниципаль оешмалар булмаска тиеш.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат ТР Хезмәт, халыкны беләнтәэмин эш итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтының (www.mtsz.tatarstan.ru) "Конкурслар" бүлегендә урнаштырылган.

http://intertat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International