Язгы чәчүгә әзерлек: чит ил запас частьләре кирәк түгел

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюны тәмамларга да өлгермәде, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләргә тотынды. Быел бу эшчәнлек башка еллар белән чагыштырганда үзгә булачак. Ник дигәндә, республика Президенты район җитәкчеләре алдына чит ил техникасыннан баш тартып, үзебездә җитештерелгән запас частьләргә өстенлек бирү бурычы куйды.

Әлбәттә, язгы кыр эшләренә әзерләнә башлау өчен, иң беренче чиратта, кышкы авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую таләп ителә. Районнарда бу эшчәнлек тулысынча тәмамланган диярлек.

Коррозиядән саклау өчен...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренә караганда, Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Нурлат һәм Саба районнарында әлеге эшчәнлек аеруча яхшы итеп тормышка ашырылган. Ә менә Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим һәм Менделеевск районнарының кайсыбер хуҗалыклары техниканы саклауга бик салкын караган – алар иң гади кагыйдәләрне дә үтәмәгән, хәтта.

- Бу хуҗалыклар машина паркларын тиз арада тәртипкә китерергә бурычлы. Министрлык бу эшчәнлекне җитди контрольгә алды инде. Махсус стандартлар юкка гына кабул ителмәгән бит. Комбайннар һәм кайбер машиналарның еллык эш вакыты нибары 2 ай тәшкил итә. Ә башка чорда алар паркларда саклана. Әгәр дә аларны саклау тиешенчә оештырылмаса, коррозиядән килгән зыян техника бәясенең 25 процентын (!) тәшкил итәргә мөмкин, - дип хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте министр урынбасары.

Николай Титов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләү мөһим. Бу ремонт эшенең сыйфатына зур йогынты ясый.

Ташламалардан файдаланып кал

- Шунысын да билгеләп үтәм: запас частьләр белән сату итүче заводлар декабрь азагына кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларга махсус ташламалар тәкъдим итә. Аның күләме якынча 10-30 процент тәшкил итә. Кайсыбер заводларда ташламалар февральгә кадәр гамәлдә, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Гомумән, запас частьләргә бәяләр белән бәйле проблема хәзер аеруча актуаль. Күп кенә хуҗалыкларда акча җитми.

- Агымдагы елда гына да запас частьләр сатып алуга акча булмау сәбәпле, “Ак Барс” агрохолдингында - 17 трактор, “Сөт иле” ндә – 11, “Кызыл Шәрык Агро” да – 13 трактор язгы кыр эшләрендә катнаша алмады. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәзер үк чишә башларга кирәк, - дип белдерде министр урынбасары.

Үзебезнең запас частьләр 2-3 тапкырга арзанрак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә район башлыкларына язгы кыр эшләренә әзерлек вакытында чит ил товарын үзебезнеке белән алыштурга зур игътибар бирү бурычы куйды.

- Чит илдә җитшетерелгән запас частьләре шактый кыйммәт. Мондый шартларда мондый продукцияне үзебездә җитештерелгән техника белән алыштыру сорала. Бу – сервис үзәкләре тарафыннан тәкъдим ителә торган хезмәтләргә дә кагыла, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бактың исә, республиканың кайсыбер сәнәгать предприятиеләрендә чит ил запас частьләренең аналогларын ясау тулы көченә бара икән инде. Аларның саны якынча 2 мең. Бәяләре исә чит илнекеләр белән чагыштырганда 2-3 тапкырга (!) арзанрак.

- Әлеге заводлар турында мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылачак. Тагын бер мөһим мәгълүмат: әгәр дә запас частьләрнең сыйфаты начар икәнлеге ачыкланса – турыдан-туры безнең министрлыкның инженер хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, - диде Николай Титов.

Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International