3-11 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 0,5 %ка арткан. Хәзер илдә 913 858 кеше эшсезлектән интегә.
1 ноябрьгә эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 1,2 % тәшкил итә. Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча, икътисади актив халык санына карата 5,2 % күрсәткеченә җиткән.
3-11 ноябрьдә эшсезлек дәрәҗәсе илнең 19 төбәгендә кимегән, ә 64 өлкәдә арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 1 %тан югарыракка артуы 23 төбәктә теркәлгән. "Лидерлар" рәтендә Татарстан аталмый.