10 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Министрлар Кабинеты грантын алуга конкурс уздырыла. Анда коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Бары тик бер шарт белән: әлеге оешмалар социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашырырга тиеш.
Конкурста кимендә бер ел эшләгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Сәяси партия, сәяси хәрәкәт, һөнәри берлекләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр формасындагы коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук ябылу яки яңача оештыру турында карар кабул ителгән оешмалар грантка дәгъва итә алмый.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: “Сәламәтлек саклау, сәламәт тормыш һәм рәвешен формалаштыру пропагандалау” темасы буенча “Тәмәке тарту, алкоголь һәм психоактив матдәләр куллану” номинациясендә алда санап үтелгән таләпләргә туры килгән, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар реестрына кертелгән коммерцияле булмаган оешмалар да катнашырга мөмкин. Шунысы бар: алар наркотикларга бәйле булган кешеләрне гади тормышка кайтару, тернәкләндерүнең системасының төбәк сегментына кертелгән булырга тиеш.
Хакимият вәкилләре коммерцияле булмаган оешмаларны әлеге конкурста активрак катнашырга чакыра. Әлеге бәйге - үз-үзләрен күрсәтү өчен муниципаль районннардагы оешмаларга менә дигән мөмкинлек.
Гаризалар Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 557-21-47, 557-20-20, 557-21-91. Тулырак мәгълүматны www.mtsz.tatarstan.ru адресы буенча “Конкурслар” бүлегендә табып була.