Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлек җитәкчесе Илмир Измайлов эшлекле очрашу узды.
Илмир Измайлов пенсия фондының башкарган хезмәте белән таныштырды һәм презентация ярдәмендә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Мәгълүмат чаралары һәрдаим пенсия фонды тармагына караган яңалыклар белән таныштырып торса да, бу өлкәдә күп нәрсәне белеп бетермәвебез ачыкланды. Соңыннан күп санлы сорауларга җаваплар бирде.
“Финанс грамоталылык көне”нә карата әйтелгән чыгышында мисаллар ярдәмендә төрле мәгълүматлар җиткерде һәм күп барыбызны да уйланырга мәҗбүр итте.Югары сыйныф өчен укучылары бу мәгълүматлар бигрәк тә кыймәтле булып тора. Шуңа да бу очрашуны бик кирәкле дип уйларга нигез бар.Киләчәктә дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикерләр әйтелде. Очрашу ахырында мәктәп директоры Шамил Абдрахманов барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында Илмир Измайлов укучыларны үзләренә экскурсиягә чакырды.
Гөлинә Насибуллина, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укытучысы.