М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Бәйрәм бүген” концерты була

2015 елның 13 ноябре, җомга

30 ноябрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Бәйрәм бүген” дип аталган татар концерты була. Анда “Казан егетләре” төркеме, “Казан” бию ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге “к " tatarica” оркестры, җырчы Илсөя Бәдретдинова, “Татар моңы” конкурсы лауреаты Зәринә Хәсәншина катнашуы көтелә.

Бу хакта бүген Казан кунакханәләренең берсендә “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар Әгъләмов, Фәнил Фәйзуллин һәи Илнат Фәрхуллин катнашында оештырылган матбугат конференциясендә билгеле булды. Очрашуда шулай ук төркемнең продюсеры Рафаэль Мәҗитов, Казан дәүләт консерваториясенең “к " tatarica” оркестры дирижеры Ринат Халитов, җырчы Илсөя Бәдретдинова продюсеры Илфак Шиһапов катнашты.

“Илсөя Бәдретнинова һәм сәхнәдә чын-чынлап эшли белә торган җырчы төркем катнашында уртак программа булдыру күптәнге хыялыбыз иде. Без, “Казан егетләре” төркеме продюсеры Рафаэль Мәҗитов белән киңәшләшеп, сөйләшеп, бу хыялны чынга ашырдык. Проект шактый уңыш казанды”, – дип билгеләп үтте Илфак Шиһапов.

“Казан егетләре” төркеме һәм Илсөя Бәдретдинова бергәләп Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә инде шактый күп концертлар куярга өлгергән. Ел ахырына кадәр тагын 30лап концерт көтелә. Шуларның иң зурысы 30 ноябрь көнне Казанда М.Җәлил театрында булыр дип планлаштырыла. Концертта, татар халык җырлары һәм классик музыкаль әсәрләр белән беррәттән, заманча хитлар да яңгыраячак. “Казан егетләре” төркеме җырларның билгеле бер өлешен “к " tatarica” оркестрына кушылып башкарырга ниятли.

“К " tatarica” оркестры дирижеры Ринат Халитов сүзләренә караганда, бүген классик музыка оркестрының эстрада төркеме белән хезмәттәшлек итүе әллә ни хәл гаҗәп түгел, чөнки дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: күп кенә симфоник оркестрлар күренекле эстрада җырчылары белән эшләп, яңа интеллектуаль продукт барлыкка китерә. “Егетләр бик профессиональ, барысын да тиз отып ала”, – дип бәяләде дирижер “Казан егетләре” төркеме солистларын.

Төркемнең солисты Айдар Әгъләмов билгеләп үтүенчә, оркестрга кушылып җырлау теләсә кайсы артистка бирелми, чөнки көйне ишетү, ритмны тотып ала белү кирәк. Сәхнәдә берьюлы 15-20 кешенең 1 әсәрне башкаруы – югары дәрәҗәдә осталык, профессиональлек сорый. Бүген чыгышларыбызның сыйфатын күтәрү өстендә эшлибез. Хәзерге вакытта уртак репетицияләр бара, дип билгеләп үтте җырчы егет.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аренда бәясе дә арзан түгелдер, урыннар да шактый күп. Тамашачыларны җыя, залны тутыра алмабыз дип курыкмыйсызмы, дигән сорауга “Казан егетләре” төркеме продюсеры Рафаэль Мәҗитов: “Кибеттә азык-төлек алыргамы, концертка барыргамы – моны һәркем үзе сайлый. Татар җырын яратканнар килер дип уйлыйм, шуңа андый курку хисе юк”, – дип җавап кайтарды.

Илфак Шиһапов исә, бу концерт продюсерларның акча эшләү проекты түгел, ә татар эстрада сәхнәсен тагын бер баскычка күтәрү омтылышы, дип ассызыклады.

Сүз уңаеннан, М.Җәлил театрындагы 2,5 сәгатькә исәпләнгән концертка билет бәяләре 200 сумнан 1 мең сумга кадәр.

 

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International