“Кайнар йөрәк” күкрәк билгесен кабул итү өчен тапшыру 30 ноябрьгә кадәр гаризалар дәвам итә. Мондый күкрәк билгесе яшьләргә тапшырыла. Социаль-мәдәни инициативалар фонды әлеге бүләкне тапшыру тантанасын 2016 елның февралендә Мәскәүдә үткәрәчәк.
Инициативаның төп максаты – актив тормыш позициясен күрсәткән, битараф булмаган, батырлыклар кылган, кешеләргә риясыз ярдәмгә килгән, авыр ситуацияләрен кичергән балалар һәм тормыш яшьләрне (23 яшькә чаклы) хөрмәтләү һәм рәхмәт белдерү.
Ел саен чараны оештыру комитетына Россиянең 70тән артык артык субъектыннан бер меңнән гариза кабул ителә. Безнең республика яшьләре арасында да “кайнар йөрәк”леләр бар. Быел Татарстан кызы Юлия Ширчикова Мәскәүдә “Кайнар йөрәк” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Intertat.ru хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә (http://intertat.ru/tt/society-tt/item/42846-%E2%80%9Ckaynar-y%D3%A9r%D3%99kle%E2%80%9D-tatarstan-kyizyi.html) кыз мондый уңышларга нинди авыр сынаулар аша ирешүе хакында сөйләде.
Инициатива тормышка ашырылганнан соң, һәр елны “Кайнар йөрәк” дип аталган Мактау китабы чыгарыла. Анда бүләкләнгән яшьләр һәм балалар турында язмалар, иҗтимагый оешмалар турында материаллар урын ала. “Кайнар йөрәк” күкрәк билгесенә ия булучылар өчен “Орленок”, “Смена” бөтенроссия үзәкләрендә махсуслашкан сменалар уздырыла.
Бу инициатива Россиянең Мәгариф һәм фән, Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Россиянең паралимпия комитеты, шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм фондлар тарафыннан оештырыла.