Укучылар каникулда рәхәтләнеп ял иткәндә, укытучыларга бераз дулкынланып алырга туры килде. Гадәттә остазлар ролендә мөгаллимнәрнең булган бу юлы үзләрен сынадылар бит. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикабызның база мәктәпләре укытучылары арасында уздырылган диагностик тестны гади эш процессы дип атаса да, мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан ул шактый авыр кабул ителде.
Диагностик тестны Татарстанның 19 меңгә якын мөгаллиме язды. Хәзер инде аларга чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы хис-кичерешләре шулай ук яхшы таныш. Чит мәктәп, бар әйберләреңне калдырып керергә кирәк, телефонны үзең белән алу турында сүз дә булуы мөмкин түгел – һәр кеше металл детекторлары аша уза. Сынауны диагностик тест дип атасалар да, ул укучылар тапшырган БДИдан бер дә ким булмады.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикабызда беренче тапкыр үткәрелгән әлеге тест белем бирү дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш. Хәтерләсәгез, агымдагы елның февралендә узган Татарстан Иминлек советы утырышында моңа карата шелтәләр бик күп иде. Ел саен уздырыла торган укытучыларның август киңәшмәсендә дә бу мәсьәлә үзәккә алынды. Ел саен мәгариф өлкәсен финанслауга миллиардлаган сум акча бүленә бит. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы укучыларга бүген уңайлы шартларда – җылы, чиста биналарда белем алырга мөмкинлек бирде, уку йортлары иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, укытучыларга ноутбуклар өләшенде, яңа белем бирү стандарты гамәлгә керде – бу кадәр тырышлык куйганнан соң, иң югары белем бирүнең сыйфаты дәрәҗәдә булырга тиеш кебек. Әмма көтелгән нәтиҗәгә генә ирешеп булмый. Хәзер инде сәбәбен мөгаллимнәрдән эзләргә керештеләр.
2014-2015 уку елында мәгариф тармагының педагогик кадрлар белән тәэмин ителеше 99,81 процент тәшкил иткән. Укытучыга таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Моңа кадәр педагоглар белемнәрен биш елга бер мәртәбә күтәрсә, хәзер аларга өч ел саен аттестация узарга туры килә.
Статистикага ышансаң, укытучыларның дәрәҗәсе белем һәм квалификациясе үсә бара. Быел югары белемле укытучылар өлеше проценттан 89,2 90,6 процентка кадәр арткан. Әмма Энгель Фәттахов укытучыларның квалификацион категорияләре еш кына алар тарафыннан бирелгән белемнең сыйфаты бу дәрәҗәгә туры килмәвен әйтә.
- Быел база дәрәҗәдәге математика буенча Мөслим, Апас һәм Әлмәт районнарының түбән нәтиҗәләр күрсәтте. Шул ук вакытта математика укытучыларының кадрлар составына анализ ясагач, проценты беренче һәм аларның 60 югары квалификация категориясенә ия булуы ачыкланды. Апас районында беренче һәм югары математика категорияле укытучылары 86 процент тәшкил итә, ә укучылары республикада иң түбән уртача билге (3,6) алган.
Диагностик тест республика мәгариф хезмәткәрләренең реаль белем дәрәҗәсен чагылдырыр дип көтелә. Министр сүзләренчә, барлык мәгариф һәм идарәсе органнары җитәкчеләре база мәктәпләренең 600гә якын директоры инде мондый сынауны узган. Директорлар буенча барлык мәгълүматлар алынган. Мәктәпләр рейтингындагы кебек үк иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән җитәкчеләр “яшел “ зонага кертелгән, нәтиҗәләре уртача булганнар - “сары”, ә түбән күрсәткечләргә ия директорлар “кызыл” зонада урнашкан. Һәр зона өчен үз программасы билгеләнгән. Әйтик, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне Мәскәүгә яки чит илгә стажировкага җибәрергә мөмкиннәр.
Укытучылар арасында уздырылган диагностик тестка килгәндә, Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада сынау проектлары үткәрелгән булган инде. Әйтик, Саба районында мондый тестны укытучылар инде 5 ел яза икән.
Тестның нәтиҗәләре мөгаллимнәрне яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү эшен оештырырга ярдәм итәчәк. Укытучыларның аттестациясендә төп игътибар педагогик һәм методик аспектларга юнәлтелсә, диагностик тест - педагогларның белем дәрәҗәсен чын-чынлап тикшерү ул.
- Мөгаллимнәр төрле фәннәр буенча БДИга әзерли. Әмма үзенең белеме булмаса, алар моны яхшы башкара алмый бит, - ди Энгель Фәттахов.
Әмма бу яңалык күпчелек укытучыларның күңеленә хуш килмәде. Кайберәүләр моны хәтта мыскыллау буларак кабул итте. Алар белән журналистлар бу турыда ачыктан-ачык сөйләшүдән курка. Мөгаллимнәр әйтүенчә, әлеге сынау - болай да авыр укытучы хезмәтенә тагын да мәшәкать өстәү, аның балалар, ата-аналар алдында абруен төшерү. Диагностик тест үткәрү турында гына берничә көн алдан хәбәр итүләре исә аеруча зур канәгатьсезлек хисе уятты. Укытучы үз фәнен никадәр яхшы белсә дә, аңа белемен яңартыр өчен вакыт бирергә кирәк иде, ди алар.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА