Түләмәүчеләрдән тагын да күбрәк түләтәчәкләр

2015 елның 13 ноябре, җомга

Фатир өчен түләмәүчеләрнең “койрыгын кысу”ның яңа ысулларын тапканнар. Һәрберебез белә, исәп-хисап фактураларындагы барлык билгеләнгәнне аен-айга каплап баручылар мондый намуссыз милекчеләр өчен дә түләргә мәҗбүр. Әлеге гаделсезлекне хәл итү юнәлешендә бер төркем чаралар гамәлдә инде. Мондыйлар хәтта фатирсыз калырга мөмкин. Хәзер исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүчеләрнең бурычына шактый зур күләмдәге пенилар өстәп бару турында карар кабул ителгән.

Фатир өчен түләми кем соң? Авыр тормыш хәлендә булганнар яки тиенен-тиенгә санап яшәүче пенсионер әби-бабайлар дип уйлыйсыздыр. Әмма чынлыкта бу алай түгел. Нигездә, бу категория кешеләр авырга туры килсә дә, беренче чиратта, түләүләрне капларга тырыша. Бурыч җыючылар исә гамәлдә шактый саллы керемгә ия кешеләр. Инвестиция сыйфатында берничә фатир алып куеп, алар коммуналь чыгымнарны түләргә “оныта” яки кирәксенми. Булган акчаларын фатир өчен түләмичә, банкка салып, керем ала икән. Фатир бурыч өчен бик аз күләмдә арта генә бара бит. Ә банклар 15 процент керем вәгъдә итә. Ел буена җыелган бурычны аннары берьюлы каплый да, отышлы булып та кала әле.

- Озак вакыт коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне җитди үзгәрешләр көтә. Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә законга кул куйды. Аның нигезендә, 90 көннән артык түләмәүчеләр бурычына өстәлүче пени 8 проценттан 17 процентка кадәр арттырыла. Төгәлрәк әйтсәк, 30 көнгә кадәр түләүләрне тоткарлаучыларга пенилар исәпләнми, 30-90 көн түләмәгән очракта бурыч 8 процентка артачак, ә 90 көннән соң 17 процент тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте Россия дәүләт думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин.

Россия буенча Торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурыч күләме 1 триллион сум тәшкил итә. Шуларның якынча 30 проценты халык өлешендә. Республикабызда башка төбәкләр белән чагыштырганда фатир өчен түләмәүчеләр алай түгел күп үзе. Халыкның 98 проценты үз бурычларын вакытында үти. Әмма бу намуссыз милекчеләр бурыч күләмен ай саен арттыра, ди Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов. Аның сүзләренчә, бүген бу бурыч 4,7 миллиард сумга җиткән.

Якындагы вакытта торак-коммуналь хуҗалык тармагында булачак үзгәрешләр әле бу бер генә түгел. Актив милекчеләргә тагын да күбрәк вәкаләтләр бирергә җыеналар. Йорт комитетлары рәисләренең хезмәте акчалата бәяләнә башлаячак. Үзгәрешләр милекчеләрдән капремонтка дип җыелган акчаларга да кагыла. Мәгълүм булганча, бүген фатир хуҗалары киләчәктә йортларын яңарту мөмкинлеге булсын өчен һәр квадрат метр өчен кимендә 5 сум түләп бара. Бу акчалар төбәк операторы яки йортның махсус хисабында тупланып бара. Әлеге акчаларны инфляция «ашамасын» өчен банкка салырга җыеналар. Ай саен банклар гади вкладлардан да кимрәк булмаган күләмдә процентлар түләргә тиеш булачак.

Капремонт эшләре сыйфатлы башкарылсын өчен җаваплылык кертеләчәк. Аннары берьюлы эшләнә алган эшне икегә бүлүләрне булдырмау буенча чаралар күрелә. Ягъни бер елны кирпечләрне сүтеп, канализация торбаларын алмаштыру, икенче елны янә кирпечне сүтеп суүткәргечләрне алмаштырө, ягъни шул рәвешле чыгымнарны арттыруларга юл куелмаячак.

Александр Сидякин хәбәр иткәнчә, инвалидларга һәм гаиләләрендә инвалидлар булганнарга ТКХ өчен түләүләрдә ташламаларны кайтару юнәлешендәге эшләр бара. Дәүләт ярдәме, белүебезчә, башка категория гражданнарга да бирелә. Әйтик, инде хәзер ТКХ түләүләре гаилә кеременең 22 процентыннан артып киткән очракта cубсидияләр каралган. Республикабызда бу мөмкинлектән дистәләрчә мең файдалана кеше инде.

Шулай ук кешеләрне кайгыртып кабул ителгән карарлар исәбендә, ТКХ өчен тарифлар үсешенә лимит билгеләү. 2013 елга кадәр ТКХ өчен тарифлар кайбер муниципаль берәмлекләрдә хәтта 50 процентка арттырылган. Менә инде берничә ел федераль законда 6 хезмәт – салкын су һәм кайнар, яктылык, җылылык, газ һәм канализация өчен тарифларның гомуми үсеше инфляция күләменнән арта алмый. Әйтик, узган елда бу үсеш 4,3 процент булса, быел 8,4 процент тәшкил итәчәк.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International