Бүген Татарстан халкы коррупцион күренешләргә күпчелектә күз йомарга риза түгел. Юридик яктан да кешеләрнең белемнәре арта бара. Әгәр дә элек кешеләр ниндидер хокук бозу очраклары турында шикаять иткәндә “Мин законнарны белеп бетермим инде, әмма монда коррупция күренеше бар дип уйлыйм», язса дип, үз хәзер дәгъвасын нигезләп, норматив актларга, закон маддәләренә сылтамалар ясап белдерә.
Бу хакта Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Татарстан идарәсенең оештыру бүлеге буенча Президенты җитәкчесе Алексей Панкратов сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан коррупция белән көрәшкә Россиядә беренчеләрдән булып алына. Бу юнәлештәге норматив актларны да башка субъектларга караганда алдарак кабул итә. 2005 елда Татарстан Президенты Указы белән Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе раслана. Аны алып нигезгә 2006 елда закон кабул ителә. Инде билгеле Һәм бер тәҗрибә тупланганнан ике елдан соң гына федераль закон кабул ителә.
Хәзерге вакытта республикабызда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча 4 программа эшли. Ул 6 елга кабул ителгән – быел гамәлгә кертелеп 2020 елга кадәрге чараларны үз эченә ала. Шундый ук программалар һәрбер ведомство, һәрбер министрлык, һәрбер муниципаль берәмлекләр тарафыннан кабул ителә, дип билгеләп үтте Татарстан Юстиция министры Лариса Глухова.
- Агымдагы елның 9 аенда коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча 15 тикшерү үткәрелде. Мәнфәгатьләр конфликты буенча комиссияләр ничек үткәрелүе, кабул ителгән карарларга күзәтечелек бармы икәне тикшерелә, - ди Лариса Глухова.
Аның сүзләренчә, үткәрелгән мониторинглар да нигездә коррупция күренешләренең кимүен күрсәтә. 2009-2011 елларда мондый күңелсез хәлләр белән очрашучылар 20 процент тәшкил итсә, 2014 елда ул 14 процентка кадәр төшкән, ә быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча 10,2 тәшкил итә. Коррупция очраклары күпкә кимеде дип билгеләүчеләр саны да арткан – 2011 елда мондый җавап 14,9 процент кешедән алынса, былтыр – 34,8 процент, быел 40,9 процент уңай үзгәрешләрне күрә.
Көнкүреш коррупцияне киметүгә исә электрон сервисларның актив кулланылуы ярдәмендә ирешелә. Әйтик, транспорт чарасын теркәгәндә номерны очраклы рәвештә билгеләү кертелде - “Матур” номерлар хәзер акча “төртүчеләргә генә татый дип әйтеп булмый инде. “Электрон балалар бакчасы” сервисы да балаларны тәрбия йортларына урнаштыруда ришвәтчелек очракларын күпкә киметергә мөмкинлек бирде.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА