Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2016 нче елга производство календаре эшләнде

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы  эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2016 нче  елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2016 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.

Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2015 нче елда 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы белән исәпләгәндә  243 эш көне булачак, шул исәптән эш вакыты бер сәгатькә кимегән 4 кыскартылган эш көне көтелә (20нче февраль, 4нче июль, 29нчы август, 3нче ноябрь).

Киләсе елда 123 көн – ял көне булып исәпләнәчәк. Шул исәптән 18 ял көне һәм 5 өстәмә ял көне (7нче март, 2нче май, 3нче май, 13нче июнь һәм 7нче ноябрь бәйрәм көннәренең шимбә һәм якшәмбегә туры килүе сәбәпле 2нче һәм 3нче гыйнвар, 1нче май ,12нче  июнь һәм 6 ноябрь) ял көннәре булып саналачак.

Производство календаре һәм эш вакыты аңлатмасы белән Министрлык сайтында “Производство календаре” дигән бүлектә яки әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-kalendar.htm?pub_id=367492.

http://mtsz.tatarstan.ru/tat/
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International