Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Терлекчелек буенча рейтинг: Әтнә – әйдәп бара, Менделеевск – “арттан сөйрәлә”
2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Хәтерләсәгез, Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасының эшләүдән туктавы турында бер язып чыккан идек инде. 2016 елдан башлап, уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күләме бермә-бер артачак. Аның төгәл суммасын билгеләргә исә махсус рейтинг ярдәм итәчәк.
Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә исә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк бюджетка тәэсир ясамый. Тиздән исә 2015 ел нәтиҗәләре билгеле булачак. Киләсе елга бюджет акчалары нәкъ менә шул күрсәткечләр буенча бүленәчәк тә инде.
Әтнә, Саба һәм Балтач – беренче
- Терлекчелек тармагы буенча рейтинг махсус күрсәткечләр нигезендә әзерләнде. Болар: 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә торган җитештерелгән сөт һәм ит күләме, бер берәмлек мөгезле эре терлектән алынган ит күләме,савым сыерларның нәтиҗәлелеге һәм 100 сыерга туры килүче бозаулар саны. Һәрбер хуҗалыкка махсус баллар билгеләнде. Нәкъ менә алар безгә әлеге исемлекне төзергә ярдәм итте дә инде, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Әгәр дә район 200дән дә артыграк балл җыйган икән, ул беренче категориягә керә. 149-195 балл җыйган районнар исә икенче категорияле булып санала. Әгәр дә инде баллар күләме 140тан да кимрәк икән, бу – республиканың иң начар эшләүче районнары дигән сүз.
Беренче категориягә эләккән районнар – Әтнә (337 балл), Саба (323), Балтач (313), Тукай (274), Актаныш (258), Кукмара (242), Кайбыч (241), Буа (238) , Мамадыш (209) һәм Апас (207).
- Болар – безнең республиканың аеруча нәтиҗәле эш күрсәтүче районнары. Республикада җитештерелә торган барлык сөт күләменең - 36 проценты, итнең – 56 проценты нәкъ менә аларга туры килә, - дип ассызыклады министр.
Инвесторларның да була төрлесе...
Икенче категориягә 15 район кертелсә, аеруча начар эшләүче районнар саны тагын да күбрәк. Әлеге 18 район республика буенча уртача күрсәткечләргә ия булса, Татарстанда җитештерелә торган сөт күләме - 170 мең тоннага, ә ит – 35 мең тоннага артыграк булыр иде.
- Терлекчелек тармагы буенча аеруча начар эшләүче районнар – Кама Тамагы (98 балл), Бөгелмә (93), Спас (78), Минзәлә (75), Мөслим (49), Чирмешән (41) һәм Менделеевск (38), - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтов.
Әлбәттә, бу рейтинг районнар буенча гына түгел, ә инвесторлар буенча да төзелгән. Биредә вәзгыять шулай ук катлаулы. Аеруча яхшы эшләүчеләр белән беррәттән “арттан сөйрәлүче”ләр дә юк түгел. “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы, “Кулон” агрофирмасы, “Кызыл Шәрык”, “Сервис Агро”, “Ак Барс” һәм “Бәхетле АГРО” компанияләре беренче урыннарны биләсә, “Сөт иле”, “Агроразвитие”, “Нурлат сөте”, “Газовик”, “Булгар Арыш”, “Челны Хлеб” һәм “Мензелинские Зори” компанияләре бер дә мактауга лаек түгел. Киресенчә, болар – аеруча начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыклар.
Сыерлар саны нигә кими?
2015 елның 10 ае нәтиҗәләренә килгәндә, шушы вакыт эчендә Татарстанда 297 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка артыграк. Савылган сөт күләме исә 992 мең тонна тәшкил иткән. 4 ноябрьгә бу күрсәткечнең 1 миллион тоннадан да артып киткәнлеге мәгълүм.
Кызганыч, бу өлкәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә юк түгел. Бактың исә, соңгы вакытта республиканың шәхси ярдәмчел хуҗалыкларында савым сыерлар санының кимүе үзен аеруча сиздерә башлаган. Мәсәлән, соңгы биш ел эчендә әлеге хуҗалыкларда сыерлар саны 17 мең башка (!) кимегән.
- Ә бит без аларга шактый гына ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Соңгы биш ел эчендә ярдәм күләме якынча 2 миллиард сум тәшкил итте. Агымдагы елда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга 360 миллион сум акча бүленде. Шуңа күрә бу өлкәне җитди контрольгә алырга тиешбез. Әлеге проблема район җитәкчелеге, авыл җирлекләре һәм республика җитәкчелеге катнашында хәл ителергә тиеш, - дип нәтиҗә ясады министр.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз