ВИЧ-инфекция оят чир түгел

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Татарстан ВИЧ-инфекция белән көрәштә алдынгы урында тора. Чирне кисәтү республикабызда иң югары дәрәҗәдә оештырылган, антиретровируслы терапия үтүчеләр исәбе буенча да без беренчеләр, инфекциянең анадан балага күчеш очраклары исә Европа дәрәҗәсендә. Әмма күпме генә тырышлык куелса да, бүген мондый диагноз куелган кешеләргә караш шактый тискәре кала.

ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләргә, гомумән, бүгенге җәмгыятьтә социальләшү бик авыр. Балалар турында сүз барганда исә кыенлыклар бермә-бер күбрәк. ВИЧ-инфекцияле нарасыйлар үзләренең тумыштан ук шундый чир белән тууларында гаепле булмаса да, аларны кире кагу күренешләре әле дә очрап тора.

- Беренче чиратта, башыбыздан ВИЧ-инфекция ул ниндидер куркыныч, оят нәрсә дигән фикерне алып ташларга кирәк. Шул ук вакытта әлеге диагнозлы кешеләрдә җаваплылык булырга тиеш. Без ВИЧ-инфекцияле кешеләрне генә түгел, алар да безне кабул итәргә өйрәнергә тиеш. ВИЧ-инфекция инде күптән наркоманнар чире булудан туктады, ул җәмгыятьнең бөтен катлауларына үтеп керә, - ди Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекцияле аналардан да күпчелектә сау-сәламәт балалар туа. Моның өчен вакытында махсус препаратлар гына эчәргә кирәк. Анадан-балага күчеш республикабызда Европа дәрәҗәсендә – 1,4-2 процент дип сөенеп сөйли табиблар. Татарстанда ВИЧ-инфекцияле балалар туу очракларын, гомумән, булдырмау юнәлешендә эш алып барыла.

Барлыгы ВИЧ-инфекцияле әниләрдән республикабызда 2 450 бала туган, шуларның 95енә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

Россия күләмендә 2000 еллар уртасында ВИЧның анадан балага 20 процент очракта күчсә, узган ел ахырында исә бу күрсәткеч инде нибары 3,5 процент кына тәшкил иткән. Табиблар бөтен ресурсларны мобилизацияләгән очракта, әлеге күрсәткечне 0 дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бар диләр.

Бу көннәрдә Казанда Европаның алдынгы галимнәре – Бөекбритания, Германия, Швейцария, Украинадан, Россия төбәкләреннән 120 һәм Татарстаннан 30 белгеч “ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча аспектлар» дигән темага фикер алыша. Конференцияне үткәрү урыны итеп Татарстан сайлануы исә бу юнәлештәге тәҗрибәбезне югары бәяләү нәтиҗәсе. Белгечләр белән бергә башкалабызга ВИЧ-инфекцияле балалар да килгән иде.

Янага бүген 18 яшь. Ул туганнан бирле ВИЧ-инфекция белән яши. Үзе ул Украинадан. Диагнозы турында исә ул 10 яшьтә белгән. Әнисе бу турыда хәбәр иткәннән соң ул беренче итеп “Мин үләмме инде?” дип сораган. Бүген ул үз авыруы турында курыкмыйча сөйли.

- ВИЧ-инфекция ул проблема түгел, ул гадәти авыру. Мондый диагнозлы кешеләр бик озак яши, моның өчен махсус препаратлар бар. Нигә соң алайса без үз статусыбызны яшерергә тиеш. ВИЧ турында күбрәк сөйләсәк, кешеләр дә толерантлырак булыр иде, - ди ул.

Күптән түгел аның катнашында эксперимент үткәрелгән. Кыз Киевның үзәк урамнарының берсендә кулына “Миндә ВИЧ, теләктәшлек күрсәт – кочакла” дигән язу тотып басып торган. 3 сәгатьтә аны 300ләп кеше килеп кочаклаган.

- Без моны видеога төшердек. Шул рәвешле без бу авыруга кешеләрнең реаль мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштык. Кешеләр алар начар түгел бит. Алар бары тик белми генә. Шуңа күрә ВИЧ турында күбрәк сөйләргә кирәк, - дип ассызыклый Яна.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына киләсе елның мартына ВИЧ-инфекциягә каршы тору буенча стратегия булдыру бурычы куелды. Бу адым әлеге чирне кисәтү һәм дәвалауны тагын да нәтиҗәлерәк итү максатын йөртә. ВИЧны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм пациентларны антиретровируслы терапия белән киңрәк колачлау мәсьәләләре үзәккә алыначак. Бүгенге көндә программа инде әзер диярлек, аны эшләп бетерергә генә кирәк, ди белгечләр.

- Хөкүмәт комиссиясендә Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бик катгый рәвештә бездәге вәзгыятьне сурәтләде. Без хәзер 2020 елга яңа очракларны 25 процентка киметү өчен ниләр эшләнергә тиешлеген аңлыйбыз. Беренче чиратта, эшләнгән стратегия ВИЧка тикшеренүгә зуррак игътибар бирүне күздә тота. Үз диагнозы турында белмәгән 10-15 процент 30дан алып 50 процентка кадәр ВИЧ-инфекциянең яңа очрагын булдыра дип санала. Тикшерү үзеннән-үзе иң көчле кисәтү чарасы. Кеше үз ВИЧ статусы турында белә икән, аның үз-үзен тотышы да үзгәрә. Ул чирне башкаларга йоктырудан саклана, - дип сөйләде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йөкле хатыннарда һәм балаларда ВИЧ-инфекцияне кисәтү һәм дәвалау фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе Евгений Воронин.

Аның сүзләренчә, ВИЧны кисәтүдә һәм дәвалауда ниндидер могҗиза таягы эзләргә кирәкми. Ул Санкт-Петербургны мисалга китерде. 2000 еллар уртасында анда “Безгә бары тик шприцларны алмаштыру өчен автобус кына булдырырга кирәк. Моның белән без наркотик кулланучылар аша ВИЧ-инфекциянең таралуын хәл итәчәкбез, бездә эпидемия булмаячак” дигәннәр. Автобус булдырылган, әмма автобуска гына игътибарны юнәлтү нәтиҗәсендә, бүген Санкт-Петербург иң зарарланган 5 төбәк арасына керә. Хәзерге вакытта булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, дип ассызыклый Евгений Воронин.

Бүгенге көндә Татарстанның СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекция диагнозы белән 18 мең 612 кеше исәптә тора. Республикада әлеге чирнең таралышы 100 мең халыкка 301,6 очрак тәшкил итә. Россиядә исә бу күрсәткеч 498,2 дәрәҗәсендә.

Нигездә, республикабызда бүген чир җенси юл белән күчә. Яңа ачыкланган очракларның 58-62 процентында авырулар ВИЧ-инфекцияне шул рәвешле йоктырган. Әмма быел узган ел белән чагыштырганда энә аша күчкән очраклар 3 процентка арткан.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International