Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан инде...
Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә якынча ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты – юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү дип каралды. Әлеге үзгәрешләр автомәктәпләрдә уку өчен бәяләрнең шактый артуына китерде. Бу аңлашыла да: ул чагында бу уку йортларындагы мәгариф программалары шактый катлауландырылды: уку вакытының озынлыгы артты, автомәктәп хуҗаларына яңа мөгаллимнәр өчен махсус урыннар булдырырга туры килде.
2014 елда Россиянең Икътисад министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә автомәктәпләр өчен махсус таләпләр программасы да эшләде. Нәтиҗәдә, Россиядәге автомәктәпләрнең 25 проценты уку-укыту эшчәнлеге алып барудан мәхрүм ителде.
Соңгы үзгәрешләрме?
Киләсе елның 1 гыйнварыннан исә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә тагын да авыргарак туры киләчәк. Автомәктәпләрдә бәяләрнең шактый югары булуы белән беррәттән имтихан бирү тәртибе дә катлаулана. Белгечләр “яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү реформасын тулысынча тәмамлаячак”, дип ышандыра.
Имтихан бирүне катлауландыруның да үз максаты бар, билгеле. Ул яшь машина йөртүчеләрнең әзерлеген күпкә сыйфатлырак итәр, нәтиҗәдә юллардагы аварияләр саны бермә-бер кимер дип уйланыла.