Искезадурлылар "Орчык" бәйрәменә җыелды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Татар  халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. 

Иске Задур  авыл клубында шуларның берсе – “Орчык бәйрәме” үткәрелде. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырылган.  Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны әзерләп куйган, өмә буласы көнне мич ашлары, бәлешләр, гөбәдияләр пешергән. 

Өмәгә күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган. Бергәләп күмәк эш башкарганнар:  кемдер йон теткән, кемдер өрләгән, кемдер йомгакка чорнаган, кемдер бәйләгән. Әбиләре, әниләре белән килгән балалар да буш тормаган: малайлар орчык ясау һөнәрен үзләштергәннәр, ә кыз-балалар өлкәннәрдән кул эшләренә өйрәнгәннәр.  Ә инде эшләргә күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган.  Эш тәмамлангач, хуҗа эшчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлаган.


Тәслимә Замалетдинова, Иске Задур авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International