Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә "Призывниклар көне” узды
2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Залда дәүләт гимны яңгырый. Аннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин чакырыла. Шушындый тантаналы шартларда ул “Призывниклар көне” нә башланган кичәне ачык дип игълан итә.
1992 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге көн чын мәгънәсендә матур традициягә әйләнде һәм яшьләр аны үзләренең киләчәген якты өметкә, изге теләкләрнең башлангыч чорына бәйлиләр. Ул көнне район үзәгендәге мәдәният йортына иртәгә хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да килгән иде. Әлеге кичәнең әһәмияте дә күз алдында, башка еллар белән чагыштырмалы буларак зал шыгрым тулы. Тантананы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин ачты. Үзенең чыгышында ул армия сафларын тулыландыручы егетләргә иң җылы теләкләрен җиткерде. –Санаулы берничә көннән сезнең өчен яңа тормыш башлана. Кораллы көчләрдә хезмәт итү беркайчан да җиңел булмады, ул хәзер дә шулай. Әмма Чүпрәле егетләре нинди генә гаскәрләрдә хезмәт итмәсен, алар турында без һәрчак мактау сүзләрен генә ишетәбез. Бигрәк тә сезне шушы яшькә кадәр үстергән, тиешле тәрбия биргән, Ватанны сакларлык лаеклы ул иткән әти-әниләрегезгә, мәктәп тәрбиясе биргән укытучыларыгызга ихлас рәхмәт. Район газетасы битләрендә хәрби әзерлек отличнигы булган якташларыбызның фоторәсемнәрен күрү дә безнең өчен зур шатлык. Ул күркәм традиция алга табан да дәвам итсен иде. Хәерле юл сезгә,-диде Виль Ринатович. Әлбәттә, әти-әни өчен бала һәрвакытта да бала булып кала инде ул. Солдатка китүче егетләргә караганда да алар күберәк борчыла. Иске Чүпрәле авылыннан Гөлнат Усманованы булачак солдатларның әти- әниләре исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү өчен сәхнәгә аны чакырдылар. –Җәмгыятебез шулай корылган инде, элек-электән илне, Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы һәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә алар хезмәтенә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булуыгыз белән горурланыгыз, ә иң мөһиме- исән-имин гаиләләрегезгә әйләнеп кайтыгыз,- диде Гөлнат ханым. Ветераннарның район советы җитәкчесе урынбасары Мөнир Насретдиновның да егетләргә әйтер сүзе күп әулды. –Чүпрәле ир-егетләре Ватан бәйсезлеге өчен барган барлык сугышларда да катнашты, каһарманлыклары өчен хөкүмәтнең иң югары бүләкләренә лаек булучыларыбыз да әллә ни хәтле. Әфганстан комлыкларында, Кавказ таулары арасында һәм башка кайнар нокталардагы сугышларда да алар үзләрен аямадылар. Мин үзем институттан соң бер ел гына хәрби хезмәттә булдым. Аннан соң запастагы офицер буларак берничә кат хәрби частьләрдә әзерлек үтәргә туры килде. Командирларны, начальникларны тыңлагыз, заданиеләрне җиренә җиткереп үтәгез, антыгызга тугры, намуслы, кыю һәм тәртипле булыгыз,-ди отставкадагы капитан Мөнир Абзалович. Кичәнең хәрби-патриотик программасы буенча оештырылган ярышларда Алешкин- Саплык, Зур Аксу, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре, тармаклы технологияләр техникумы командалары көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге командалар район буенча зона ярышлары этабында җиңү яулап финалга үткәннәр иде. Алар бүген дә “команданың визит карточкасы”, “автоматны сүтеп җыю”, “беренче медицина ярдәме күрсәтү” һәм сәнгать буенча үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Мәртәбәле жюри һәр команданың чыгышын нык игътибар белән карады. Автоматны сүтеп-җыю ярышына район комиссары Вил Нуруллин хөкемдарлык итсә, медицина буенча билгене баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин, спорт күнегүләре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов куйды. Барлык нәтиҗәләр буенча иң күп баллны тармаклы технологияләр техникумы җыйды һәм күчмә кубокны да аларга хөкемдарлар башлыгы Виль Ринатович тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны 1 номерлы Иске Чүпрәле һәм Алешкин- Саплык урта мәктәпләре командалары бүлеште.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз