Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Тормыш тулы - бергә булганда
2015 елның 30 октябре, җомга
Тирә-ягыбызда тыныч кына хезмәтләрен башкарып, булганына шөкер кылып,өй тулы бала-чага үстереп яшәгән гаиләләр шактый. Андыйлар белән аралашканда да: “Булганына шөкер, исәнлек бирсен Ходай” диләр. Авыр сугыш еллары, ачлык-ялангачлык күргән буын шул алар, тормышның да кадерен белеп яшиләр.
Шундый гаиләләрнең берсе –Зәйтүнә апа һәм Шамил абый Идрисовлар Түбән Каракитә авылында гомер кичерә.
–Килен булып төшкән йортымда мунча, кое, ак ипи барлыгына куанганым бүгендәй хәтеремдә. Дөрес кое үзебездә дә бар иде, әмма аның бурасы инде күптән искергән, яңасын ясарга ир кеше юк иде,-ди Зәйтүнә апа яшьлеген искә алып.
Зәйтүнә апа белән Шамил абый икесе дә ишле гаиләдә үсәләр. Шамил абыйдан аермалы буларак, Зәйтүнә апаның балачагы әтисез уза. Дүрт бала белән ялгызы калдырып (кечкенәсе-Зәйтүнәгә 3 ай була ул вакытта) әтиләре Зартдин сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Ирсез, әтисез тормышның никадәр авыр булуын үз башыннан кичкән кешеләр генә беләдер. Шуңа да Зәйтүнә апага Шамил абыйлар гаиләсенә килеп керү оҗмахка керүгә тиң була.
Әмма Шамил абыйларның гаиләсендә дә тормыш тигез генә тәгәрәми. Берсеннән-берсе яшь балаларын ятим калдырып, әниләре 1947 елда вафат була. Шамил абыйга ул чакта–10 яшь. Аларны “яшь әни“ үстерешә.
Авыл мәктәбендә ул чактагы шартларда 7шәр класс белем ала алуларына шатланалар. Шамил абый Төркмәнстанда өч ел армия хезмәте уза, аннан шахталарда эшләп кайтканнан соң, фермада эшләүче Зәйтүнә апаны тиң яр итә.
Гомерләренең дүрт дистәгә якын елларын берсе шофер хезмәтендә, икенчесе колхозда төрле эшләрдә эшләүгә багышлыйлар. Бер ул, дүрт кыз балага гомер бирәләр. Һәркайсын белемле итәргә тырышалар.
Бергә гомер итүләренең дә 50 еллыгын билгеләп үтәләр алар: быел 4 ноябрьдә–Алтын туйлары.
–Матур яшәдек, зурдан кубып сүзгә килмәдек. Кичерә, сабыр итә белдек, Аллага шөкер, - ди Зәйтүнә апа бергә яшәгән гомерләре турында. Шамил абыйның исә бергә яшәүнең 50 еллык серен ирләрчә, кыска гына: ”Бер болганмый, су да тынмый”, дип кенә ачты. Бүгенге көндә җиде оныклары бар Идрисовларның.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – диләр бәхетле парлар.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаганнар алар. Берсе сүзне башласа, икенчесе аны җүпләп куя. Үзләреннән бөркелгән җылылык, яктылык өйләренә дә гүзәллек булып таралган. Түр якта балачакны искә төшереп түгәрәк мич, аш-су бүлмәсендә исә олы мич утыра. Анысында Зәйтүнә апа тирә-күршесенә коймаклар, балалар кайтканда камыр ризыклары пешерә икән.
Илдәге яңалыклардан да хәбәрдар булуларын, кызыксынуларын, “Туган як” район газетасыннан күрше авыллардагы хәл-хәбәрлар турында белүләрен сөйләделәр.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр бер-берсен тулыландырып гомер кичергән әлеге бәхетле парга сокландым. Иң мөһиме–туган нигезгә ашкынып кайткан балаларны, оныкларны каршы алып, тормышны тулыландырып парлашып, аңлашып яшиләр алар.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз