Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә 918 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр тапшырылды
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Татарстан мәктәпләрендә барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырыла башлады. Әлеге проект 2014 елда –Мәдәният елы кысаларында старт алган иде һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау тапты.
Проектны Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәдәният министрлыгы оештырган. Максаты – киләчәк буынны рухи яктан үстерү, мәдәни байлыкларны хөрмәт итүнең нигезен булдыру. Проект нигезендә укучылар эзлекле рәвештә төп мәдәни чаралар белән танышып барачаклар, үзләре дә шушы чараларда катнашып, алган тәэсирләре турында көндәлеккә язачаклар. Балалар белән әти-әниләр дә мәдәни агарту процессына тартылачак.
Шундый көндәлекләр үткән ел беренче сыйныф укучыларына гына тапшырылса, быел ул барлык башлангыч сыйныфлардагы укучыларда да булачак.
Район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәрисова:
–1-4 сыйныфларда район буенча 918 укучы белем ала. Проект кысаларында барлык мәктәпләрдә дә Бердәм мәдәни дәресләр узды. Укучыларның барысына да әлеге көндәлек тапшырылды. Проектта үткән елда Чүпрәле районы укучылары актив катнашты, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган тантаналы чарага да барып, бүләкләр алдылар, “Әкият” курчак театрында булдылар, район мәдәният йортында да алар өчен бәйрәм чарасы узды.
Быел министрлыклар тарафыннан аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен Казан шәһәренең мәдәни үзәкләренә экскурсияләр оештырыла. Марс, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары үткән атнада Габдулла Тукай исемендәге филармониядә, “Әкият“ курчак театрында булдылар. Киләчәктә дә мондый чаралар башка мәктәпләр өчен оештырылачак.
Проект кысаларында “Укучының мәдәни көндәлеге сайтын иң актив кулланучы”, “Иң мәдәниятле укучы көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” номинацияләре буенча конкурслар узачак. Киләсе елның май аенда аларга нәтиҗәләр ясалачак.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз