Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле егетләре армия хезмәтенә китте
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Агымдагы елның октябрь- декабрь айларында Татарстаннан биш мең чамасы егет хәрби хезмәткә китәчәк. Алар арасында Чүпрәленең дә 66 егете булачак.
Көзге чакырылыштагы солдатларның күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәр дигән фараз бар. Моннан тыш егерме татарстанлы легендар Президент полкына да алыначак икән. Андый егетләрне сайлап алу аерым критерий буенча үткәрелә. Моның өчен үтә дә тәртипле, белемле, буең, авырлыгың һәм бик тә сәламәт булуың мәслихәт. Шимбә көнне Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге биш егетне Россия Кораллы көчләре сафларына озатты. Беренче партиядә Иске Чүпрәледән- Рамил Алиуллов, Иске Элмәледән- Андрей Елимов, Матактан- Василий Кузнецов, Кече Аксудан- Артем Мердюков һәм Иске Чәкедән Артем Сергеев китте. Аларны әти- әниләре, туганнары, дуслары һәм әлбәттә инде яраткан ярлары озата килгән. “Безнең улыбыз армия хезмәтенә үзен яшьтән үк әзерләде. Спортны яратты. Казанда югары уку йортында укыган вакытта да спорт секцияләренә йөрде. Кече улыбыз Илфат та Мәскәүдә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясендә укый, быелгы Җиңү парадында катнашты. Әтиләре дә бит Әфган сугышын үткән кеше, мин гел шаяртып “минем бәхеткә исән- сау кайткансың” диям. Улларыбыз яхшы хезмәт итсеннәр, ир- егет Ватанны сакларга тиеш. Без яшь чакта кызлар армиядә хезмәт итмәгән егеткә башка төрле карыйлар иде. Йөзгә кызыллык китермәсеннәр”,- ди Иске Чүпрәледә яшәүче Зөлфия Алиуллова. Әле солдат киемен кимәсәләр дә, егетләр үзләрен чын хәрбиләрчә тоталар. Аларның армиягә ашкынулары, Россия коралларын үз куллары белән тотып карарга теләүләре күренеп тора. Ә безнең көчле коралдан бөтен дөнья куркып торганлыгы да мәгълүм. Әмма моның өчен башта махсус әзерлек үтәргә туры киләчәк.
Хәзер элеккеге еллар белән чагыштырганда да бер ел гына хезмәт итәләр бит. “Солдатларга карата мораль- психологик тотрыклылык таләпләре арта бара. шуңа да карамастан, без үзебезне саклаучылардан яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Сүз уңаенда шуны да әйтим, югары белемле солдатларга контракт буенча хәрби хезмәттә калу мөмкинлеге дә бар. Язгы чакырылышта өч егет шундый хезмәтне сайлады. Аларга яхшы хезмәт хакы каралган, аннан соң нинди гаскәрдә хезмәт итүне сайлау мөмкинлеге бар. Әлеге егетләр белән без даими элемтәдә торабыз, берсе дә зарланмый”,- ди бүлек начальнигы, майор Виль Ринатович. Булачак солдатларны озату тантанасында ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов та үзенең җылы теләкләрен әйтте, егетләрнең матур хезмәт итеп кайтуларын теләде. Бернничә минуттан алар утырган автобус Казан шәһәренә- республика хәрби комиссариатына юл алды. Җыелган халык: “Исән- сау хезмәт итегез, без сезне көтәбез!”,- дип кул болгап калды.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз