2016 елда бер ай ял итәчәкбез

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Россия Хөкүмәте 2016 елдагы ялларга ачыклык кертте. 

Шулай итеп, Россия халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән – 1 -10 январьда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн – 5-8 мартта (шимбәдән алып сишәмбегә кадәр) ял итәчәкбез. Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе), шулай ук 7,8, 9 (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) – бәйрәм яллары. Россия халкын 11-13 июньдә (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) һәм җомга – 4 ноябрьдә, ял көтә.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International