Яңа Ишле мәдәният йортында "Аулак өй" ясадылар

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Яңа Ишле мәдәният йортында, әби-бабаларыбыз йолаларына, милли традицияләргә туры китереп, яшь буынга житкерү максаты белән "Аулак өй" кичәсе үткәрелде.

Кичә барышында тамашачыларга, "Кыңгырау" фольклор коллективы көче белән, элек елларда уйналган "Каешлы", "Йөзек салыш" һәм башка күп төрле кичке уеннар тәкъдим ителде. Соңыннан җыр-биюле концерт номерлары күрсәтелде. Өлкәннәр дә, яшь тамашачылар да, кичәдә катнашучыларның һәрбер чыгышын зур канәгатьлек белән, рәхмәт әйтеп, җылы алкышларга күмделәр.


Наил Арсланов, Яңа Ишле авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International