Узган тәүлектә Татарстанда 3001 тонна сөт савылган

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Узган тәүлектә Татарстанда 3001 тонна сөт савылган. Бу узган елның шул чорыннан 146,1 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шул ук вакытта, ай башына сөт җитештерү тармагында кимү күзәтелә, ул 66,1 тоннага җиткән. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта тулаем сөт җитештерү 5 тоннага азайган.

Узган тәүлектә Балтачта 157 тонна, Мамадышта - 134,1, Әтнәдә - 119, Сабада 118,5 тонна сөт савып алганнар.

Чирмешән (13,6 тонна), Менделеевск (18,8), Спас (30,1) һәм республиканың башка районнарында элеккечә үк савым күләме аз.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International