Татарстанда 1,5 млн тонна шикәр чөгендере җыелган

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда 1,5 млн тонна шикәр чөгендере җыелган. Яңа уңыш чималыннан 90 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бүгенге көнгә татлы тамыр 43,7 мең гектар мәйданда алынган, бу барлык мәйданнарның 76 процентын тәшкил итә. Шикәр заводларында 640 мең тонна чөгендер эшкәртелгән.

Аграр ведомство мәгълүматлары буенча, быел 2 млн тонна шикәр чөгендере җыю ниятләнә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International