Соңгы 20 елда татарстанлылар хокук саклау органнарына 30 мең берәмлек чамасы утлы корал тапшырган

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Соңгы 20 елда татарстанлылар хокук саклау органнарына 29,6 мең берәмлек утлы корал тапшырган.

Искәртеп үтик: утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр, шул исәптән законсыз сакланыла торган кораллар санын киметү максатыннан, республикада 20 ел дәвамында, бүләкләү бәрабәренә, гражданнардан кораллар кабул ителә.

Гражданнарның законсыз рәвештә сакланыла торган коралларны һәм сугыш кирәк-яракларын тапшыру тәртибе ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августында имзаланган карарында билгеләнгән. Бу Россиядә шундый закон актларының беренчесе.

"Бу карар гражданнарга аларда рөхсәтсез сакланыла торган коралларны җинаять җаваплылыгына тартылмыйча тапшыру мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, бу предметларны тапшыру процессы кыскартылган", - дип билгеләп үттеләр ТР буенча ЭЭМда.

Шулай итеп, 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, шул хактагы карар кабул ителгәннән алып, республика эчке эшләр органнары тарафыннан 29 мең 654 берәмлек төрле утлы коралы алынган. Алар исәбендә - 3 пулемет, 3 танкка каршы корал, 26 граната ыргыткыч, 55 автомат, 669 винтовка һәм карабин, 591 пистолет һәм револьвер, 23 мең 707 ау мылтыгы, 1164 көпшәсе кискән мылтык, 1241 берәмлек кулдан ясалган корал, шулай ук 120 кг дан артык шартлаткыч матдә, 599 граната, 212 меңнән артык патрон һәм 464 кг дары.

Ел башыннан алып, гражданнар үз теләкләре белән 1348 берәмлек төрле утлы корал, 5 меңнән артык сугыш кирәк-яраклары, патрон, граната һәм 4 кг дары тапшырган.
Ирекле рәвештә эчке эшләр органнарына тапшырылган коралларның кубесе ЭЭИ дә тиешле тәртиптә теркәлгән, әмма кайбер кагыйдәләрне бозып саклана. Мисал өчен, рөхсәт булмаган яки ул гамәлдән чыккан.

Быел кораллар тапшырган гражданнарга 800 меңнән артык акча түләнгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International