Ульян һәм Төмән өлкәләреннән татар теле укытучылары Татарстанда семинарда катнаша

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Укытучылар милли мәгарифне үстерү, татар теле һәм әдәбияты укытучылары квалификациясен күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачак



15-16 октябрьдә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Туган телем -иркә гөлем" дип аталган төбәкара семинар уза. Семинарда Ульян һәм Төмән өлкәләренең этномәдәни (татар) компоненты булган вузлары һәм мәктәпләре укытучылары катнашачак.
Семинар Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә узачак. Укытучылар милли мәгарифне үстерү, татар теле һәм әдәбияты укытучылары квалификациясен күтәрү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Татарстан хезмәттәшләре ачык дәресләр бирәчәк һәм төрле чаралар үткәрәчәк.
16 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә "Милли мәгариф системасын камилләштерү" темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International