Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле “Фламинго” җәмгыяте чиста юл вәгъдә итәләр
2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыятендә кышкы чорга әзерләнү эшләре бара. Барлык техниканың 90 проценты диярлек төзекләндерелгән, шушы көннәрдә машина- трактор паркы тулысынча әзерлек сызыгында булачак.
-Һәр елны кыш төрлечә килә. Ләкин барысын да алдан күреп бетереп булмый, кайбер елларда кар- бураннар атна буе тынмый, бөтен җирне кар баса, транспортның туктап калган вакытлары да була. Мондый чакта эшне тәүлек буе да дәвам итәргә туры килә. Үткән елларның ачы сабагы күп нәрсәгә өйрәтте. Шуңа күрә кышкы сезонда техниканың төзек һәм югары җитештерүчән эшләве бик мөһим,- ди оешма директоры Альфред Низамов. Коллективта алдагы эш планнары күптән билгеләнгән. 2012 елдан бирле Иске Чүпрәле авыл җирлегенә караган торак пунктларның юлларын һәм урамнарын кар көртләреннән чистарту эшен әлеге “Фламинго” җәмгыяте башкара. Сер түгел, соңгы елларда явым- төшем нинди булуга да карамастан, кышкы юллар үзвакытында чистартыла, иртән эшкә баручы халык яисә мәктәпкә ашыгучы балалар рәхәтләнеп чиста юлдан атлыйлар. Коллектив карамагына 70 чакрым чамасы юллар һәм автотранспорт кую урыннары тапшырылган. Алдагы чорда шушы кадәр эшне башкару өчен төрле маркадагы биш берәмлек техника кулланышта булачак. Җитәкченең әйтүенә караганда, бик җитди проблемалар булмаска ошаган. Механизатор кадрларга кытлык юк. Бөтенесе дә диярлек тәҗрибәле, һәркайсы үзенә тапшырылган техниканы яхшы үзләштергән. Дөрес, алдагы елларда машина- трактор паркын шактый яңартырга туры киләчәк. Иң яңалардан саналган “МТЗ- 1221” маркалы трактор да инде дүртенче елын эшли. Ә менә Анатолий Долгов идарә итә торган грейдер 25 нче елын ук “тәгәрәтә” икән. Механизаторның алтын куллы булуы гына һаман яшәтә аны. Үз техникасын саклап, тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп үтәүче хезмәткәрләр турында сүз чыккач, Фәрит Алиакберов белән Рамил Салимҗановның да исемнәрен атадылар. “Кышкы суык иртәләрдә тракторларны кабызып чыгарга кыен булмасмы”,- дип кызыксынам механизаторлардан. “Яңа урынга күчкәч эш шартлары да яхшырды, мөмкинлекләр дә күп, зур биналар да бик җайлы”,- диләр алар бертавыштан. Егетләр хезмәт хакларыннан да зарланмыйлар, иң мөһиме алар аны үзвакытында алалар.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз