Татарстанда терлекләрне кышлауга әзерлиләр

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Республикада әлеге мәсьәлә буенча зона семинар-киңәшмәләре уза



 Татарстанда терлекләрне кышлауга әзерлиләр.   Республикада әлеге мәсьәлә буенча зона семинар-киңәшмәләре уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

2015 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр республиканың 6 зонасында 2015-2016 елларда ТР агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларындатерлекләрнең кышлавын оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.

19 октябрьдә әлеге чара - Кама Тамагы муниципаль районында, 20 октябрьдә -Биектау, 21 октябрьдә - Азнакай, 22 октябрьдә - Сарман, 23 октябрьдә - Мамадыш, 24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районнарында үтәчәк.

Семинарларны үткәрүдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, “Элита” баш нәсел предприятиесе” ААҖ, “Бөгелмә нәсел предприятиесе” ААҖ, “Минзәлә нәсел предприятиесе” ААҖ, “Потенциал” ААҖ белгечләре катнаша.

Чараның максаты - ТР агросәнәгать комплексы оешмаларына терлекләрне кышка әзерләүне оештыруда, импортны тизләтелгән алыштыру шартларында тармакны үстерү бурычларын гамәлгә ашыруда, инновацион технологияләр кулланып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруда гамәли ярдәм күрсәтү.                      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International