Кол Шәрифтә белем эстәргә була

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Бу атнадан башлап Кол Шәриф мәчетендә һәр пәнҗешәмбе ислам турында лекцияләр уку башлана.
 
Әлеге лекцияләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткере һәм шәһәрнең билгеле имамнары алып барачак, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Лекция рус һәм татар телләрендә булыр дип көтелә. Аларны тыңларга теләгән һәркем килә ала.

18:00 сәгатьтә башланачак беренче лекция исламда гыйлем алу әһәмиятенә багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International