Балалар лагерьлары 2016 елга планнарын төзи

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Быел Казан читендәге балалар лагерьларында 9 меңнән артык бала ял иткән. Мәктәп укучылары өчен 10 коммерцияле һәм 14 муниципаль лагерь ачылган. Аларның эшчәнлеген “Ял” муниципаль үзәге контрольдә тоткан.

Казан мэриясе брифингында балаларның җәйге ялына нәтиҗәләр ясалды. Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов әйтүенчә, елдан-ел шәһәр читендәге балалар лагерьларында ял итү Казан балаларында аеруча популярлаша бара.

 Моңа ял итүнең сыйфат дәрәҗәсе артуы да, аның һәркем өчен кулай бәядән булуы да йогынты ясый. 18 көнлек бер смена өчен ата-аналар керткән акча 2500-3500 сум тәшкил итә. 2012 елдан башлап, безнең лагерьларда 200 йокы урыны артты. Әгәр моннан 10 ел элек балаларның 60 проценты коммерцияле һәм предприятие лагерьларында ял итсә, хәзер шуның кадәр бала муниципаль лагерьларда ял итә, – дип белдерде Сергей Миронов.

Ял итүчеләрнең вакытын ничек уздыруына аеруча зур игътибар бирелә. Быел Казан лагерьларында беренче тапкыр психологик ярдәм күрсәтү хезмәте дә эшләгән. Аларның белгечләре балаларга лагерьдагы мохиткә тизрәк яраклашырга булышкан.

- Лагерьда ял итү – җитди тәрбияви чара. Мәктәп укучылары өчен патриотик, спорт һәм иҗади юнәлештәге профиль сменалары оештырылды. Мәсәлән, “Заречье” лагерының “Summer groove” сменасында ял итүче балалар белән Россиянең иң яхшы бию укытучылары эшләде. Ә “Березка” лагеренда Казан брейн-клубының интеллектуаль сменасы узды. Быел Казан укучылары командасы Россия буенча – беренче, Европада икенче урынны алуга иреште, – ди Сергей Миронов.

Моннан тыш, “Казан яшьләре” сменасы да кызыклы булган. Татар теленә һәм Казан ханлыгы, Татарстан тарихына багышланган әлеге сменаны да балалар бик яраткан. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе әйтүенчә, алга таба да бу юнәлешләрне оештыруны дәвам итәчәкләр. Ә көзге-кышкы каникулларда лагерьларга олимпиада җиңүчеләре җыелачак. Мәктәп яны лагерьлары шулай ук эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Профиль сменалардан кала, лагерьларны материаль-техник яктан ныгыту эшләре дәвам иткән. Быел яңа корпуслар төзелгән, санузел, медицина кабинетлары төзекләндерелгән. Республика программасы ярдәме белән, “Березка” лагеренда 300 урынлык яңа ашханә төзелгән.

Киләсе, 2016 елга да планнар зурдан: яңа инвентарь, җайланмалар сатып алачаклар. “Заречье” лагеренда 400 кешелек ашханә салуга керешәчәкләр. Аның фундаментын ел ахырына кадәр салу күздә тотыла. Яңа ашханә ачылганнан соң “Заречье” лагере ел дәвамында эшләүгә күчәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International