Бәяне нигезсез арттырсаң – җәзаңны ал

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Бүген кибет киштәләрендәге азык-төлеккә бәяләрнең шактый өскә үрмәләвен күрәбез. Әмма Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре сүзләренчә, әлегә ниндидер товарларга бәяләр нигезсез арттырыла дияргә сәбәпләр юк. “Карабодай” эше мондый күренешләр өчен җавап тотарга туры киләчәген күрсәтте.

Кайбер сәүдә нокталарында берара карабодай ярмасына бәяләрнең бермә-бер артуын хәтерлибез әле. Халык ул чакта ябырылып “запас” тупларга кереште. Әмма, нәтиҗәдә, мондый бәяләр үсешенең нигезсез булуы ачыкланды. Сату үзәкләре үзара килешеп, шул рәвешле саллы гына керем алды. Хәер, сәүдә челтәрләренең мондый гамәлләре җәзасыз калмаячак – аларга 5 миллион сумлык штраф түләү йөкләнгән. Бу карар белән риза булмыйча сәүдә үзәкләре Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Әмма Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә әлеге санкцияләрнең урынлы булуы расланыр дип ышаналар.

Хәзерге вакытта шулай ук шикәргә бәяләр арту мәсьәләсе карала. Бу юлы инде шикәр заводларын күпләп сату бәяләрен арттыруда гаеплиләр. Башта эш республикабызның шикәр заводларына – “Буа шикәр заводы”, “Зәй шикәр заводы” һәм “Нурлат шикәре”нә карата гына кузгатылган булган. Әмма комиссия республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә шундый вәзгыять булуына игътибар иткән. Монополиягә каршы федераль хезмәт республикабыз идарәсенә шикәр турындагы тикшерүне ил күләмендә үткәрергә рөхсәт биргән. Бүгенге көндә Россиянең 70тән артык заводы әлеге эш буенча җавап бирүчеләр булып тора.

- Карар әлегә кабул ителмәгән. Документларны тикшерү эше бара. Кем һәм нинди дәрәҗәдә гаепле икәнен ачыклыйбыз, - ди Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел.

Агымдагы елда каралган иң зур эшләрнең берсе дип ул шулай ук “Россия почтасы”на карата кабул ителгән карарны атады. Франкирование өчен нигезсез рәвештә акча алу өчен аны 6 миллион сумлык штрафка тартканнар.

Шулай ук “Аэрофлот”ка карата да эш кузгатылган. Алар Казан-Мәскәү һәм Мәскәү-Казан маршруты буенча хезмәт күрсәтүче очкычларга билет бәяләренең икътисадый яктан нигезләнмәгән булуында шикләнелә. Бер көнне билет бәясе бер төрле булып, икенче көнне аның берничә меңгә кыйммәтрәк сатылуы нәрсәгә бәйле икәнен ачыклыйлар.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе шулай ук хакимият органнарын да контрольдә тота.  Әйтик, 2015 елның 9 аенда ведомство тарафыннан җирле үзидарәләрдә хокук бозуның 193 очрагы теркәлгән. Идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, монополиягә каршы тору өлкәсендә хокук бозуларның шактые җир мөнәсәбәтләренә туры килә — 36 процент. Шулай ук, дәүләт һәм муниципаль милекне арендага бирү — 16 процент, дәүләт хезмәте күрсәтү — 14 процент, су һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә — 13 процент хокук бозулар туры килә.

Дәүләт сатып алулары үткәрүдә шулай ук гаделсезлекләр булдырмау да идарә өстенә йөкләнгән эш. Агымдагы елның 9 аенда бу юнәлештәге хокук бозулар буенча 263 шикаять алынган, 4,3 миллион сумлык штрафлар салынган.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International