Искечокалылар Аулак өй ясады

2015 елның 9 октябре, җомга
Иске Чокалы авылы мәдәният йортының бию залында “Аулак өй” узды. Чарада  элекеге йолалар искә алынды.

Кичәдә йөзек салыш, урын алыш, шөшә әйләндерү кебек уеннар уйнатылды. Гармун көйләренә төрле биюләр биелде. Кичәдә катнашучы яшь кызларыбызга уеннар барышында төрле җазалар бирелде.

Соңыннан бер пар җиңүче булып калды һәм инде йола буенча үз сөйгәненә чиккән кул яулык бүләк итте.

Бу кичә элек еллардагы мәдәниятебезне. Йолалрыбызны күздә тотып, яшь буынга биткерү максатыннан чыгып үткәрелде.


Ильфак Асхаров, Иске Чокалы авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International