Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Октябрь башында республикада 15 кеше юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән
2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Октябрьнең 4 көнендә республикада 15 кеше, транспорт һәлакәтенә юлыгып, юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Казанда транспорт һәлакәтендә үлүчеләр әлегә юк, имгәнүчеләр – 33.
Фаҗигаләр соңгы көннәрдә Чаллы, Лаеш, Питрәч, Спас, Минзәлә төбәкләрендә булган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган сводкада шушы хәлләр бәян ителә.
Кичә, ягъни 4 октябрь көнне төнге 2 нче 15 минутта Чаллы каласының Комсомол районында “Дэу Нексия” зур тизлектә каршы як юлга чыгып, тимер-бетон коймага бәрелгән. Җиңел машина белән идарә иткән 1978 елгы һәм пассажир 1977 елгы ир-егетләр һәлакәт урынында җан биргән, 1987 елгы хатын-кыз пассажир хастаханәгә озатылган.
Шушы ук көнне сәгать төнге 11дә Казан – Шәмәрдән юлының 17 нче чакрымында “Киа Рио” белән идарә иткән 1981 елгы егет тә югары тизлектә каршы як юлга чыккан һәм, “VIS” автомобиле белән бәрелешеп, үзе дә, соңгысы рулендагы 1963 елгы ирне дә бакыйга алып киткән дип фаразлана. Шул рәвешле, Питрәч районында төнге юлда берьюлы 2 кешенең гомере киселгән.
2 октябрь көнне исә кешеләр үлеме белән тәмамланган транспорт һәлакәтләренең беренчесе сәгать 10да Мәскәү – Уфа федераль юлының Питрәч районы турысындагы 855 нче чакрымында була. “ГАЗ” белән идарә иткән 1989 елгы егет юл читендә тик торган тракторга килеп кергән дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. 1948 елгы тракторчы имгәнеп, җәрәхәтләнеп, хастаханәдә үлеп киткән.
14.40та Минзәләдә “ВАЗ-2111” белән идарә иткән 1979 елгы ир-егет исә юллар чатында икенчел әһәмияттәге юлда булып, өстенлекле юлдан узып барган "КамАЗ” йөк машинасына юл бирмәгән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның йөртүчесе юлда һәлак булган, аның белән сәфәр чыккан 1940 елгы пассажир хатын-кыз хастаханәгә озатылган.
Спас районында 16.40та Базарлы Матак – Болгар машина юлының 42 нче чакрымында “Тойота Королла” рулендагы 1979 елгы ир-егет йөгәнләп булмаслык зур тизлектә каршы юлга чыгып, “ВАЗ-2114” белән бәрелешкән. Соңгысының йөртүчесе 1966 елгы ир, 1992 һәм 1993 елгы пассажирлары, шулай ук “Тойота Королла” белән идарә иткәне – барысы 4 кеше үлгән. “ВАЗ-2114”тә барган 1989 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатылган.
Шулай ук 2 октябрь көнне кичке 6 нчы яртыда Лаеш районында булган автоһәлакәт тә фаҗигале булган. Казан – Оренбург трассасының 24 нче чакрымында “Рено Логан” белән идарә иткән 1990 елгы кыз юл өслеге яңгырдан юешләнгән булуын, ягъни юлда метеорологик шартларны исәпкә алмастан, куркыныч иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган һәм “Алдагы транспортны узып китү тыела” билгесе булу өстенә каршысындагы “МАН” автомобилен узар өчен каршы як юлга чыккан һәм “Фиат Дукато”, “ВАЗ-2104” җиңел машиналары белән бәрелешеп, юлдан төшеп киткән. Аннары “Фиат Дукато” белән “МАН” бәрелешкән. Нәтиҗәдә, “Рено Логан” рулендагы кыз һәлак була, аның куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуы ачыклана. “ВАЗ-2104”нең йөртүчесе 1951 елгы ир һәм 1982 елгы пассажиры хастаханәгә озатыла.
“Татар-информ”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз