Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Әлеге конференция Татар дин галимнәре елы уңаеннан «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния назәрәтенең матбугат үзәге.
Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнаша.